29 мартта 13.00 сәгатьтә район хакимияте бинасында Әгерҗе районы халкын ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин кабул итәчәк. Сорауларыгызны алдан 21659 телефоны буенча да бирә аласыз.
7 апрельдә “Рәвешләр“ юмор төркеме,
25 апрельдә Рифат Зарипов һәм Рамил Шәрәпов,
29 апрельдә Фирдүс Тямаев район Мәдәният сараена концерт белән киләләр.
Әгерҗе полициясе Кубогына җиденче тапкыр узучы хоккей бәйгесенең хәлиткеч минутлары бара. Әгерҗенең “Спутник“ һәм Екатеринбургның “Дельта“ командалары боз өстендә җиңү өчен тырышалар. Исәп 1:1. Вакыт чаба... Әнә, өченче период төгәлләнергә ике, бер минут, утыз секунд калды ... һәм Әгерҗе уенчысы Александр Белов кәшәкәсе белән бәргән алка көндәшләр капкасына очып керде.
Чаллының “Ак мәчете“ендә балалар арасында узган Коръән укучылар бәйгесендә 15 районнан 206 бала катнашты. Чишмәдән ике яшьлек Яхъя Корбанов иң кечкенәләр арасында тагын I урын алды. Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсендә узган бәйгедә дә Яхъя беренчелекне алган иде.
Татарстанда игълан ителгән “Безнең кадерле ветеран“ акциясе барышында Алабуга Картлар интернат-йортындагы якташыбыз Варкләд-Бодьяда гомер иткән 89 яшьлек тыл ветераны Дарья түти АЛЕКСАНДРОВАның хәлен белеп кайттык.
Гөлнара АБЗАЛОВА, Тоба авылы:
– Тобага килен булып төшкәч, 25 ел клубта эшләгән идем. Авылыбыз кечкенә, яшьләр булмаса да, бәйрәмнәрне өлкәннәребез белән бик матур итеп үткәрә идек.
Бүген, 24 мартта, Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан район балалар консультациясе табиб-фтизиатры Елена ГАВРИЛОВА белән сөйләшәбез.
Мин – Әгерҗенең патриоты. Шунда тудым, шунда үстем, 50 ел хезмәт иттем, шунда гомер көземә килеп җиттем. Читтә әллә нинди байлыклар вәгъдә итсәләр дә, туган Әгерҗемне бернинди калага да алыштырмыйм. Әгерҗегә дә 370 ел тула икән инде быел.
21-30 мартта Татарстанда "Туберкулез профилактикасы" ункөнлеге уза.
6 апрельдә 10-12 сәгатьләрдә Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе, генерал-лейтенант, якташыбыз Фаяз Шабаев Казанда халыкны кабул итә.