ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

2 апрельдә, шимбә көнне, Әгерҗенең үзәк мәйданына ярминкәгә килегез.

 

Узган шимбәдә Әгерҗедә Толстой урамындагы йортта янгын чыгып, өч кешенең гомере фаҗигале төстә өзелде.

Көчек мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гадел САБИРҖАНОВ, быел Мамадышта “Сабантуй“ газетасы призына узган көрәш бәйгесендә 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында беренче урын алып, Татарстан чемпионы исемен яулаган иде. Узган атнада ул Казанда Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышта Россия чемпионы булды һәм спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәде.

 


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Казанда Россия беренчелегенә 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында узган көрәш бәйгесендә Көчек мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гадел Сабирҗанов, 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында беренче урын яулап, Россия чемпионы исемен яулады.

Дүшәмбе көнне Боз сараенда Әгерҗе хоккей лигасы Кубогына ир-егетләр арасында ярышлар башланды.

Матур традиция буенча быел да балаларның язгы каникулы вакытында китапханәбездә “Балалар китаплары атналыгы“ уздырдык.

9 апрельдә Ижауның Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда “Яңарыш“ газетасының 25 еллыгына багышланган бәйрәм була.

30 мартта Әгерҗедә Татарстан (1-47), Красная (1-116), Пугачев (1-36), Кече Амур (1-58), Кунгуров (2-26) урамнарында 8-11 сәгатьләрдә, Гагарин (2-4) урамында 9-17 сәгатьләрдә, М.Җәлил (1-94), Восточная (33-100), Яшьләр (42-91) урамнарында 11-14 сәгатьләрдә, К.Маркс (134-196), Колхоз (1-30)

Әгерҗе районы халкы апрель аеннан кайнар һәм салкын су буенча күрсәтмәләрне кәрәзле телефонга СМС итеп тә юллый алачак.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

Йөзү, мылтыктан ату, йөгерү һәм урыннан сикерү... Республиканың 600 укучысы Чаллыда әнә шушы спорт төрләре буенча ГТО нормалары тапшырдылар. Безнең районнан да ун укучы республика фестиваленең финал этабында сыналды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International