ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2015 ел
чәршәмбе

Машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеге ыргытучыларны штрафка тарту турындагы канун  проекты Дәүләт Думасында каралырга мөмкин. Кайбер депутатлар шундый тәкъдим белән чыкты.

Татарстан юлларында балалар катнашында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә. Агымдагы елда гына да республикада 300гә якын шундый авария теркәлгән. Нәтиҗәдә, 9 яшүсмер һәлак булган.


11
август, 2015 ел
сишәмбе

Быел Әгерҗе районында 5484 кеше диспансеризация узарга тиеш булса, шуның 5044е – авыл һәм шәһәр халкы, 440ы – тимер юл узелы хастаханәсенә беркетелгән райондашлар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасының җыелышы уздырылды. Җыелышта мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашты. Җыелышта сүз Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бүген бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды

Бүген Иж-Бәйки авылы кибете икенче яшьлеген кичерә. Ремонттан соң ачылган кибетнең эчке ягын танырлык түгел.

Һава торышы бер айдан артык “елап“ торса да, басу-кырлардан бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу – төп бурыч. Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов та, район башлыгы Валерий Макаров та авыл хезмәтчәннәре алдына шундый максат куйды.


10
август, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, бәйрәм уңаеннан алда торган ял көннәре турында мәгълүмат җиткерде

Татарстанда театрга мәхәббәтне яшь вакыттан үк тәрбияләргә җыеналар. Яшүсмерләр үзләре драматург булып, ягъни пьеса язып караячак. Әлегә остазлар ярдәмендә, әлбәттә.

Алты яшеннән бирле Әгерҗе сәхнәсеннән төшмәгән Лиана АЛАВЕРДОВА Алабугада Спас ярминкәсендә “Спас барин кызы“ исеменә лаек булды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International