ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республикада бүген кич аз болытлы, уртача җылы һава торышы хакимлек итә.
Әгерҗедәге 27нче училищены тәмамлап, инде 15 елга якын эксплуатацион локомотив депосында слесарь булып эшләүче Илдар ГАЛИМУЛЛИН һәм аның җәмәгате Лилия дә туган шәһәребездән беркая да китәргә җыенмыйлар.
Район үзәк хастаханәләре эшчәнлеген контрольдә тоту, аларга ярдәм итү максатыннан ТР Сәламәтлек саклау министры һәр районга үзенең урынбасарларын билгеләде.
Шәһәр җирендә гомер итүче россиялеләргә бер ай яшәр өчен ким дигәндә 23 мең сум акча кирәк. Авылда гомер итүче халыкның ихтыяҗы исә бераз кимрәк. Әгәр кесәләрендә бер ай эчендә туздырып бетерү өчен 17 мең сум акча булса, алар бик бәхетле булачак.
Быел Татарстанда 39 мең 923 бала беренче сыйныфка укырга керә. Аларның һәркайсы өчен бу - дулкынландыргыч вакыйга. Әмма 1 сентябрьгә әзерлек кайбер әти-әниләр җилкәсенә авыр йөк булып төшә. Шуңа да республикабызда матди кыенлык кичерүче гаиләләргә мәктәп формасы, кирәк-яраклар белән ярдәм итү күркәм гадәткә әверелде. Бу эш белән Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы шөгыльләнә.
Озакламый ау сезоны башлана. Аучыларны борчыган проблемалар турында оешманың яңа җитәкчесе Александр КОНОФЕЕВ белән сөйләшәбез.
Казанда су төрләре буенча Дөнья чемпионатында катнашу бәхете миңа да елмайды. Спорт ярышларында дип уйлый күрмәгез тагын, мин үземне волонтер буларак сынадым
Әгерҗе шәһәрендә оешкан “Кировское“ һәм “Альфа“ территориаль иҗтимагый үзидарәләре (ТОС), республика бәйгесендә катнашып, дүртенче дәрәҗә Дипломга һәм грантка лаек булдылар.
Агымдагы елның 1 январеннан җир өчен салым җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башланды.
Соңгы елларда район башлыгы Валерий Макаров һәр иртәне район хакимияте җитәкчеләре белән үткәрә торган планерканы шәһәрнең проблемалы участокларында, урамнарында үткәрүне гадәткә кертте.