Быелгы район Сабан туеның үзенчәлеге шунда иде: төп мәйданда “Президент белән бергә“–“Спортлы Татарстан“ республика хәрәкәте мәйданчыгы эшләде. Әлеге мәйданчыкта район башлыгыннан алып теләгән һәркем ГТО нормаларын тапшыра алды.
Бәйрәм кичендә залда утырган барлык тамашачыларда рәхәтләнеп ял иттеләр.Җырладылар, ярыштылар, үзебезчә татарча да, вальста, марыйчада биеделәр.Сабантуе авылыбызда бик күңелле үтте.
Бәйрәм бик күп төрле кызыклы ярышларга, уеннарга бай булды. Сабантуй мәйданы моңлы, искиткеч матур җырлардан гөр килеп торды.
Быел райондагы Сабан туйларына старт Салагыш авылында бирелде. Авылның игелекле фермерлары Марат–Мансур Мөхәммәдиевлар, милли бәйрәмебезне оештыруны һәм уздыруны үз өстләренә алып, авылдашларына онытылмаслык зур бүләк ясадылар. Эш көне булуга карамастан, мәйданда алма төшәр урын да юк иде. Ә бәйрәмне “Мунча ташы“ театры артистлары кыздырды. Шәп тә булды соң бәйрәм!
Моның өчен корылыкка чыдам культураларга өстенлек бирү зарур, дип саный белгечләр
Аңардан файдаланучыларның татарча сүзләрне дөньяның 47 теленә һәм киресенчә тәрҗемә итү мөмкинлеге бар
КДМУ 31 нче урынга күтәрелгән, КФУ – 18нче, Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты – КХТИ 62нче урынга, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты –КАИ 63нче урынга төшкән
Уен-көлкеләргә, ярышларга бай, дуслык, тынычлык, бердәмлек бәйрәме булган Сабантуй, быел да туган якларыбызда бик матур төсмерләр калдырып, тарихка кереп калды. Шифалы яңгырлардан соң уҗымнар матур гына күтәрелеп килгәндә уздырылучы бу бәйрәмдә иң зур хөрмәт, әлбәттә, авыл хезмәтчәннәренә булды. Әйдәгез, Әгерҗе район Сабан туеның иң матур мизгелләренә бергәләп сәяхәт кылыйк.
ТРда парк һәм скверлар елында 144 объектны төөзекләндерү планлаштырылган, аларның 100 дән артыгында эшләр алып барыла