Иж-Бубыйда мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышлап икенче тапкыр үткәрелгән укуларда Татарстанның 12 районыннан, Ижаудан – барлыгы 50гә якын укучы, мөгаллимнәр катнаштылар.
“Әгерҗе – минем шәһәр, шуңа 200 сум гына түгел, күбрәк тә жәл түгел аның өчен. Тик аякларым начар йөргәнлектән, үзем илтеп кенә бирә алмыйм“, – дип, үзара салым акчасын өенә килеп алуыбызны үтенеп, ничә кат шалтыратты икән редакциябезгә Чайковский урамыннан Екатерина ТИТОВА.
Теләсә нинди предприятиенең уңышлы эшләвендә баш бухгалтерның хезмәте ифрат зур. "Әгерҗе нефть продуктлары" коллективы бу яктан бик уңды. Шушы тынгысыз, катлаулы, җаваплы вазифаны биредә 30 ел инде Раилә КОРОБЕЙНИКОВА башкара.
Иж-Бубыйда икенче тапкыр мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган укуларда 12 районнан, Ижаудан – барлыгы 50гә якын укучы, аларның мөгаллимнәре катнаштылар.
Казандагы “Адмирал“ сәүдә йортындагы зур янгында кеше гомерләре өзелү сәбәпле Татарстанда янгынга каршы көчәйтелгән реҗим кертелде.
Әгерҗе районы прокуратурасы, күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә сәүдә нокталары буйлап рейдка чыктылар.
“Пар канатлар” кичәсе авыл үзешчәннәре башкаруындагы моңлы җырлар һәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанны югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү, яшь белгечләрне предприятиеләргә эшкә урнаштыруны гарантияләү максатында республика вузларына максатчан юллама бирүгә зур әһәмият бирә. Быел Әгерҗе районы мәктәпләрен тәмамлаучылар да мондый мөмкинлектән файдалана алалар.
Әгерҗедә Коръән укучылар бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләрнең моның кадәр күп булганы юк иде әле. Быелгы бәйгедә дүрт яшьлек балалардан алып сигезенче дистәне ваклаган өлкәннәргә кадәр – барлыгы 80 дин кардәшебез катнашты.
“Иртәнге сәгать дүрттә, авыл әтәчләреннән дә иртәрәк торабыз, кичен эшебез сигезләрдә генә тәмамлана. Шулай эшләсәң генә гаилә фермасын тартып алып барып була“, - ди Үтәгәннең гаилә фермасы хуҗасы Миргалим ӘМИНЕВ.