Җәй көне Ямурзада һәм Татар Шаршадысында бик матур өй туйлары узачак. Ә бүген әлеге төзелеш объектларында эшнең кызган чагы.
Ижауда Удмуртия беренчелегенә узган кул сугышы ярышында Әгерҗедән Рөстәм Майоров шәкертләре 30 медаль яуладылар.
Әгерҗе районы юлларында быелның беренче кварталында бер кеше һәлак булды, дүрт җәяүле зыян күрде. Барлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1700 очрагы ачыкланды. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов белән район юлларындагы хәлнең торышы турында сөйләшәбез.
Бу атнада Әгерҗедәге үзәк почтамтка куелган күп кенә абонент әрҗәләренә “бик“ салыну күпләрне, шул исәптән “Әгерҗе хәбәрләре“н абонент әрҗәләре аша алучы укучыларыбызны чыгырыннан чыгарды
Бу атнада “Без бергә! Мы вместе!“ республика форумында катнашкан 40тан артык иҗтимагый оешмадан 252 вәкил “Президент белән бергә“ иҗтимагый хәрәкәтен оештыру турында карар кабул итте. Әлеге форумның эшендә Әгерҗе Яшьләр парламенты рәисе Марсель ШАХМИН да катнашты. Районыбызның яшьләр лидеры белән әлеге мөһим, тарихи әһәмияткә ия форум һәм яңа иҗтимагый хәрәкәт турында сөйләштек.
Бу бәйрәмдә шушы мәктәптән чыккан хезмәт ветераннары, тыл ветераннары, лаеклы ялга чыккан укытучылар катнашты.
70нче елларда Әгерҗе Сабан туйларында мәйдан тоткан данлыклы көрәшче Баян Шабаев истәлегенә узган көрәш бәйгесе барганда шунысы сөендерде: авылларда гына түгел, Әгерҗедә дә шәһәр малайлары татарча көрәшне сайлыйлар. Димәк, Баян аганың дәвамчылары үсә дигән сүз бу.