ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2015 ел
сишәмбе

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Яңа Авыл Мәдәният йортында “Ирләр сәхнә кыздыра” дигән зур концерт булды.                          

Ветераннарга медальләрне Әгерҗе муниципаль районы “Нефтепродуктлар” ширкәте директоры- депутат Заһретдинов Ирек Рафаил улы һәм Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Йосыпов Фәнис Миңнефаяз улы тапшырдылар.

Балалар туган телдә һәм рус телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр.

8
март, 2015 ел
якшәмбе

Кичәдә сугыш һәм тыл ветераннарына “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальлләре тапшырылды, алар хермәтенә авылыбыз үзешчәннәре тарафыннан  җырлар башкарды


6
март, 2015 ел
җомга
Үзләре бәйрәм тантанасына килә алмаган  35  ветеранның йортларына кереп авыл җирлеге башлыгы Нуриев Зөлфәт Равил улы  аларны котлап юбилей медальләре һәм чәчәкләр тапшырды.

4
март, 2015 ел
чәршәмбе

2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Әлеге авыруларның инвалидлыкка һәм үлемгә китерүләре беркемгә дә сер түгел.  Безнең районда иң күп үлем очраклары – шушы авырудан. Узган ел инсульттан – 10, инфаркттан 2 кеше вафат булган.

Бу атнада Әгерҗенең район суды һәм җәмәгать судьялары участоклары биналарын Казаннан килгән зур делегация карап йөрде.


3
март, 2015 ел
сишәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Россия күләмендә оештырылган мәктәп музейлары бәйгесендә тарих укытучысы Гүзәл Зәйнуллина җитәкләгән Исәнбай музее республикада беренче урын алды.

13-14 мартта Әгерҗегә “СОЗВЕЗДИЕ“-“ЙОЛДЫЗЛЫК“ республика фестиваленең зона турына Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан 500дән артык талантлы 5-21 яшьлек балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр җыела.


2
март, 2015 ел
дүшәмбе

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов бүген Әгерҗедә гомер кичерүче тыл ветераны Минрахман НУРИЕВка Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышлап чыгарылган медальне тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International