Сәнгать мәктәбендә бик тырыш, вакытны дөрес итеп бүләргә өйрәнгән бала гына укый ала. Ә андыйлар Әгерҗедә 300дән артык. Аларның сәнгать мәктәбендә алган белемнәрен, осталыкларын зур сәхнәдә күреп, сокланмаган кеше калмагандыр.
Бу язманы әзерләгәндә берничә газета укучыбыздан “Сезнең ришвәт биргәнегез бармы?“ дип сорагач, бер ханым: “Майламасаң, арба да бармый“, – дип кенә җавап бирсә дә, аның тел төбен аңлау кыен түгел иде.