ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга
Узган елның язында хастаханә ишек алдында сөйләшеп торган ике-өч табиб яныннан исәнләшеп узып киткәндә, Расим НИЗАМБИЕВ кочаклап ук алды. “Рәмзия, онытмадыңмы, киләсе язда миңа алтмыш тула бит“, – диде.

“Россельхозцентр“ның Әгерҗе районындагы бүлекчәсе Көчек авылында бәрәңге үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл уздырды.

Май башында бәйрәм декадасында почта элемтәсе бүлекләре өчен 1 һәм 9 май өстәмә ял көннәре булачак.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы  медаль белән мәктәп тәмамалаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстенлекләр бирүче закон проекты әзерли, дип хәбәр итә “Известия” газетасы.


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

28 апрельдә 10сәг. Мәшгульлек үзәгенә буш эш урыннары ярминкәсенә чакырабыз.

Узган шимбәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип ХАҖИПОВ район авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре һәм фермерлар белән очрашты.

Балалар саны арту сәбәпле 2014-2015 уку елында 4 мәктәптә һәм 1 гимназиядә беренче класслар өчен берәр өстәмә төркем ачылачак.

Атна башында “Агро-Кама“ ширкәте басуларында кыр эшләренә старт бирелде: механизаторлар күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру эшенә керештеләр.

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Соңгы елларда шәһәр, авыл урамнарында велосипедта җилдерүчеләр артканнан-арта. Иң арзанлы транспорт чарасыдыр ул хәзер. Бензин сорамый, теләгән җиреңнән җәһәт кенә әйләнеп кайтырга була. Велосипедта йөрү сәламәтлеккә дә бик файдалы әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International