ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2013 ел
җомга
Әгәр гаиләдә җан башына айлык керем 10 мең сумга кадәр генә икән, 2014 елның 1 январеннан балалар бакчасы өчен акчаны икегә бүлеп түләргә мөмкин булачак.

14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Районда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа тораклы итү буенча максатчан программа кабул ителде. Аның кысасында Әгерҗенең Ометов, Октябрьская, Чайковсий урамнарында 13 йорт төзелә. Бүгенге көндә әлеге йортларда төзелеш эшләре киң колач белән алып барыла.

Күп балалы гаиләгә – автомобиль

Безнең максат – өйрәтү

“Нәүрүз“ ширкәтенең “Үтәгән“ бүлекчәсе хезмәтчәннәре Илфат МӨЭМИНОВ белән Илшат ФАРБАЕВ җәй буе көтү көтәләр, кышын фермада эшлиләр.

Хоккейга килегез!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская “Халык контроле“ системасының 10 айлык эшенә йомгак ясады. Хәл ителгән заявкалар буенча Әгерҗе районының беренче урында булуы – аеруча сөенечле.

12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Кичке йә иртәнге сәгатьләрдә шәһәребездәге күпкатлы йортлар ишегалларына күз салсаң, андагы автомобильләрнең күплегеннән башларың әйләнер. Кайларга гына куймыйлар корыч атларын машина хуҗалары: беренче каттагы фатирда яшәүчеләрнең тәрәзә каршына ук терәтеп тә, газоннарга да, балалар мәйданчыкларына да, ә инде тротуар буйларына әйткән дә юк... Машина базарындагы кебек хис итәсең үзеңне.

Хакимиятнең актлар залында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды.

Күркәм гадәт буенча, тантана хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләрен искә алудан башланды. Аннан полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының  Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев котладылар.

Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы тәкьдиме нигезендә Министрлар Кабинеты карары белән эшчәнлекләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республикада конкурс игълан ителгән иде. Беренче тапкыр гына оештырылган бу бәйгедә безнең районнан ИСКЕ ЭСЛӘК һәм КЫРЫНДЫ авыл җирлекләре җиңеп чыкты һәм берәр миллион сум грантка лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International