ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2013 ел
шимбә
“Халыктан җыйган сөтне сөт эшкәртү предприятиеләренә 17-18 сум белән тапшырсалар да, кайбер сөт җыючылар авыл кешесенә нибары 11-12 сум гына түлиләр. Нәфеснең чиге юк. Шуңа күрә авыл апае-агае мең газап белән җитештергән сөтне мондый түбән бәядән җыюга чик куябыз. Сөт җыючылар алдына барлык авылларда да халыктан сөтне 14 сумнан да ким булмаган бәя белән сатып алу бурычын куйдык“,  – диде район башлыгы Валерий Макаров киңәшмәдә.
Бүгенге авыл ничек яши? Авыл кешесен ниләр борчый? Аңа ничек ярдәм итәргә? Бу сорауларга “бер селтәнүдә“ генә җавап табу мөмкин дә түгел. Чөнки авыл халкын борчыган проблемаларның бихисап булуы беребезгә дә сер түгел.
Әгерҗедә элеккеге сөт-май комбинаты базасында “Әгерҗе сөте“ ширкәте ачылды.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы “2”легә укучыларны икенче елга күчермичә калдыруны бетерү турында приказ әзерләде. Хәзерге кагыйдәләр буенча бер “2”ле булганда гына сыйныфтан сыйныфка күчерәләр иде.
Узган ял көннәрендә бер-бер артлы булган фаҗигаләр барыбызны да тетрәндерде. Алексеевск районында һәм Түбән Кама шәһәренең промзонасында кулдан ясалган шартлаткычлар табылды. Яңа Чишмә районында православие динендәгеләрнең храмнарын ут төртеп яндырдылар. Ә Чистайдагы храмга төрткән утны вакытында күреп алып, сүндерергә өлгерделәр
Якшәмбе көн Казан аэропортында булган җанөшеткеч фаҗига уңаеннан район башлыгы Валерий Макаров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алудан башлады. Бу фаҗигадә 24 яшьлек газиз улы һәлак булган хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка район җитәкчелеге кайгынамә юллады. Мәчетләребездә һәм Якшәмбе храмында мәрхүмнәр рухына дога кылынды.
“ЛУКОЙЛ“ нефть  компаниясе һәм «РИТЭК» җәмгыяте җитәкчелеге Казанда Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә 4нче  республика социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләде. Быелгы конкурста безнең районнан  “Бубыйлар мирасы“ иҗтимагый оешмасы, 4нче шәһәр һәм Тәбәрле мәктәпләре әзерләгән проектлар җиңү яулады.
Озакламый районыбызның 75 педагогына – мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләренә “Мәгариф өлкәсе менеджеры“ дипломнары тапшырылачак. Ә бу атнада алар дәрәҗәле комиссия әгъзалары каршында диплом эшләре якладылар.

22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Бу атнада район хакимиятендә авыл җирлекләре башлыкларын, участок сайлау комиссияләре рәисләрен һәм аларның урынбасарларын укыттылар. Укуларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методика бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева алып бардылар.

18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Әгерҗе муниципаль районы халкы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның һәм һава  фаҗигасына юлыккан гражданнарның гаиләләренә килгән олы кайгыны чын йөрәктән уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International