ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Көчек авылында гомер кичерүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәйдәр ага ЮЛАЕВны 95 яшьлек юбилее белән котлап кайткан көннән бирле күңелем канатланып йөри. Югыйсә, сәбәп тә юк сыман.


25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

“Әгерҗе нефть продуктлары“ предприятиесе аеруча куркыныч объектлардан санала. Нефть продуктлары саклана торган зур-зур цистерналар урнашкан әлеге предприятие базасында һәм биш ягулык салу станциясендә янгын күркынычсызлыгын саклауга алар һәрчак тулы әзерлектә булырга тиеш. Узган атнада “Татнефтепродукт“  холдинг компаниясе җитәкчелеге Әгерҗе филиалы базасында алты филиал арасында ирекле янгын сүндерү отрядларының, техник чараларның сугышчан әзерлеген  тикшерде.

28 сентябрьдә иртәнге сәгать 8дә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Өлкәннәр көне уңаеннан көзге ярминкә үткәрелә. “Бәяләр чагыштырмача арзанрак булачак“, дип ышандыралар җитәкчеләр.

Сер түгел, өлкән буын кешеләренә көндәлек игътибар, җылы сүзебез, ярдәмебез җитеп бетми. Бер таныш әбинең үзе 40 ел эшләгән оешмадан ветераннар очрашуыннан кайтканда: “Бу Өлкәннәр көнен уйлап тапкан җитәкчеләргә мең рәхмәт. Югыйсә, безне искә алып, кадер-хөрмәт күрсәтүче дә булмас иде“, – дигән сүзләре күңелгә кереп калган. Әнә шулай, ел саен алтын көз аенда әби-апаларыбыз, абый-бабаларыбыз сагынып көтеп ала торган Өлкәннәр көне якынлаша.

Бу көннәрдә бөтен дөнья – Кения халкы белән бергә авыр кайгыда. Иң зур сәүдә үзәгенә һөҗүм итү нәтиҗәсендә 60тан артык кеше террорчылар корбанына әйләнде... Әйе, үзебезне бу җанөшеткеч хәлләр бездән еракта дип ничек кенә тынычландырсак та, террорчылыкның бетеп торганы юк.  “Экстремизмга – юк!“ Бөтенроссия айлыгы  кысасында Әгерҗедә “Яшьләр террорга каршы“ дип аталган акция узды.


23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Узган ялларда Россиядә түрәләрдән алып балалар бакчасына йөрүче нәниләргә кадәр йөгерү юлларына чыкты. Безнең районда да быелгы “Милләтләр кроссы“нда 1500 кеше катнашты.

Безнең районда да Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берлегенең вәкиллеге булачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова җитәкчелегендә узган очрашуда сүз шул хакта барды.


20
сентябрь, 2013 ел
җомга

Балаларга белем бирү-савыктыру үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, Исәнбай һәм Кадыбаш мәктәпләрендә көрәш түгәрәген җитәкләүче Рәшит САДЫЙКОВ Татарстан Республикасы Спорт һәм туризм министрлыгының “Физик культура һәм спорт отличнигы“ күкрәк билгесе белән бүләкләнде. “55 яшьлек юбилеем алдыннан хезмәтемне хөрмәтләп бирелгән иң олы бүләк ул“, – ди Рәшит Хәбибрахман улы сөенече белән уртаклашып.

“Әгерҗе нефть продуктлары“ предприятиесе базасында  янгыннан саклау ирекле отрядларының сугышчан әзерлеген тикшерү бәйгесе булды.

Район үзәгенә иң ерак урнашкан Кадыбаш һәм Бима авылларында эшләүче полициянең участок вәкилләренә быел республика программасы кысаларында модульле йорт төзү планга кертелгән иде. Кадыбаштагы йорт төзелеше ахырына якынлаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International