ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Корбан гаетенә саналуы гына көннәр калып бара. Мөбарәк бәйрәмнәр солтаны булган изге бәйрәм көне быел 15 октябрьгә туры килә. Аңа әзерлек эшләрен мөселманнарыбыз хәзердән үк башлап җибәрделәр инде. Изге бәйрәм, аны уздыру тәртибе турында тулырак сөйләвен үтенеп, район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатинга мөрәҗәгать иттек.

Бима урта мәктәбе өчен быелгы Укытучылар көне аеруча истәлекле булды. Бәйрәм көнне  коллективка 22 урынлы яңа автобус бирелде. Автобус ачкычын алар Казанда тантаналы шартларда ТР Премьер-министры Илдар Халиков кулыннан кабул итеп алдылар. Гомумән, бу көнне Татарстандагы 106 мәктәп автобуслы булды.

 “67 яшемә җитеп, мондый хөрмәт күргәнем юк иде. Ыспай киенгән егетләр ишектән керүгә үк чәчәкләр белән каршы алдылар. Ә сәхнә түрендә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләкләрен дә алгач, күңелләр тулды“, – ди Тирсәдән хезмәт ветераны Миңнур Һадиева район Мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган концертта алган тәэсирләре белән уртаклашып.

Узган шимбәдә 360 райондашыбыз, „Яшә, урман” Бөтенроссия акциясенә кушылып, агач утырттылар.


1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Әгерҗедә көзге ярминкәгә старт узган атнаның шимбәсендә бирелде. Өлкәннәр көне алдыннан уздырылган ярминкәдә шәһәрдәшләребез азык-төлектән кышка запас туплап калырга ашыктылар.
13 ел Татарстан Республикасы Прокуроры булып эшләгән Кафил Әмиров отставкага китте. Хәзер республикабызда закон сагында торучы баш кеше итеп Илдус Нәфыйковны билгеләделәр. Тамырлары Салыгыштан булган прокурорның якташыбыз булуы – райондашлар өчен дә зур горурлык.

30
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
5 октябрьдә җәмгыятьнең игътибарын урманнарга юнәлтү, аларны саклау һәм чистарту максатында  “Яшә, урман!“ Бөтенроссия акциясе үткәрелә.
2012 елның 8 аенда район юлларында ике кешенең гомере фаҗигале төстә өзелгән булса, быелның  8 аенда 10 кеше һәлак булды. Иң күп аварияләр июль аена туры килә.

26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Бу сабыйларны ничек яратмыйсың инде. Үзләре шундый матурлар, сөйкемлеләр, кызык итеп сөйләшәләр. Мин аларга бөтен күңел җылымны бирергә тырышам, – ди Илсинә ИБӘТУЛЛИНА үзе янында бөетрелгән малай-кызларны сөеп. – Ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Хәзер мин гел балачак дөньясында яшим”.

1972 елда район үзәк хастаханәсендә моңарчы күрелмәгән хәл булды: институт тәмамлап җиде яшь табиб берьюлы районга кайтып төште. Алар арасында дулкынлы кара чәчле, тыныч холыклы, ачык йөзле гинеколог Татьяна СЕРЕБРЕННИКОВА да бар иде (кызыксынган кешеләргә: ул танылган эстрада җырчысы Леонид Серебренниковның туганнан туган сеңлесе).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International