1915 елда Саклауда 200 татар яшәгән, быел да биредә алтынчы тапкыр үткәрелүче мөселманнар җыенына килүчеләр нәкъ шул кадәр иде.
Әгерҗедә “Әйдәгез, танышабыз!” акциясе дәвам итә. Аның кысаларында район хакимияте вәкилләре, Идарәче компания, полиция, суд хезмәте, салым хезмәткәрләре ишегегезне шакысалар, бер дә курыкмыйча һәм шикләнмичә ачыгыз. Бу төркем, күпкатлы йортлардагы фатирларга кереп, хуҗалары белән танышып йөри, проблемаларыгызны ачыклый. Әлеге акциянең барышы, аның беренче нәтиҗәләре турында Идарәче компания директоры Рөстәм ВӘЛИЕВ менә ниләр сөйләде:
Карусель диюгә, ял паркларында балалар утырып әйләнә торган җайланма күз алдыгызга киләдер. Ә менә Яңавыл янында урнашкан мегафермада карусель ярдәмендә чит ил сыерларын савалар бүген.
“IT-Чемпион” бәйгесендә актив катнашкан мәктәп укучылары ярдәме белән Татарстанда электрон хезмәтләр шактый популярлашты.
8 июльдән Әгерҗедә К. Маркс урамының бер өлешенә капиталь ремонт һәм реконструкция эшләре үткәрелү сәбәпле, Сәетов урамындагы светофордан 1 М. Горький тыкрыгындагы светофорга кадәр арада юл ябылды. Транспорт чаралары хәзер нигездә Гагарин һәм Островский урамнары буйлап хәрәкәт итү сәбәпле, бу урамнарда транспорт йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк.
Район башлыгы Валерий Макаров һәм башкарма комитет җитәкчесе Андрей Авдеев шәһәребезнең М. Горький урамындагы 10нчы йортта яшәүчеләр белән очрашу барышында әнә шулай диделәр.
2012 елгы эш күрсәткечләре буенча район кулланучылар җәмгыяте республикада өченче урынга чыккан иде. Уполномоченныйлар белән очрашуга килгәч “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов та райпо хезмәткәрләренең эшенә югары бәя биреп: “Бу – сезнең фидакарь хезмәтегез, осталыгыгыз, эзләнүегез, заман белән бергә атлавыгыз нәтиҗәсе”, – диде.
Россия пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе Әгерҗенең 75 еллык юбилее уңаеннан пенсионерлар арасында бәйге игълан итә. Үзегез ясаган, бәйләгән кул эшләнмәләрен 20 июльгә кадәр Пенсия фонды идарәсенең 9нчы бүлмәсенә китерегез. Телефон 23054.