“Илнур Мифтахиев җитәкчелегендге “СтройГрад” ширкәте төзүчеләре ремонт эшләрен кыска срокта һәм югары сыйфатлы итеп башкардылар. Илнур Әмирович эш барышын шәхсән үзе һәрчак ныклы контрольдә тотты”, – ди 2нче шәһәр мәктәбе директоры Рөстәм Гобәйдуллин капиталь ремонт нәтиҗәләреннән канәгать булып.
Бишмеңьеллык тарихы булган Сабан туе дөнья иңләп йөри. Узган шимбәдә Сарапулда яшәүче милләттәшләребезне бәйрәм белән котларга район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге делегация барды.
Татарстанның 20 районында саранчалар булуы ачыкланды. Бу куркыныч бөҗәк күрше Алабуга районына да килеп җиткән инде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференциядә әлеге корткычларга каршы ашыгыч көрәш чаралары турында бәян итте. Саранча нәрсәсе белән куркыныч соң? Аны башка бөҗәкләрдән ничек аерырга? Бу турыда сөйләвен үтенеп, ”Россельхозцентр”ның Әгерҗедәге бүлеге начальнигы Рамил РӘХМӘТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.
Сезнең Ил агаларының елаганын күргәнегез бармы? Мин күрдем. Йөрәкләрен ачы сагыш телгәннәрне беләсезме? Мин белдем. Районыбызның Югары Барҗы авылында яшәгәннәр җыелачак дигән хәбәр ишетелү белән бар эш-мәшәкатьләрен ташлап очрашуга кайтучыларның хис-кичерешләрен тойдым. Хәер, ул кичерешләрне тулысынча тою өчен туган авылыңның җир йөзеннән юкка чыгуы кирәктер. Ләкин монысыннан Ходай сакласын.
Күз алдына да китерүе авыр, әгәр юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре булмаса, нинди аяныч хәлләр булыр иде икән?! Хезмәтләре бигрәк тынгысыз, җаваплы. Аларга еш кына ял да, бәйрәмнәр дә юк. Аеруча хәзер – юлларда транспорт чаралары көннән-көн арткан һәм кайбер транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләренә төкереп караган заманда.
Бүген – 3 июльдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен нинди кәеф белән каршылыйлар? ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВ белән әңгәмәбез – шул турыда.
1 июльдән газга, электр энергиясенә бәяләр арту сәбәпле, коммуналь хезмәтләр өчен дә күбрәк түли башлыйбыз.
Бер айдан артык инде Әгерҗе халкы кайнар сусыз яши.
Озакламый Күләгәштә республика программасы кысаларында төзелүче, клуб, ФАП, китапханәне берләштерүче яңа бина сафка басачак.
Бу көннәрдә Әгерҗе–Красный бор трассасы буйлап машинада узучылар Иж-Бубый тирәсендәге юлда бик күп юл төзекләндерүче техника булуына, юлчыларның инде иртәнге сәгатьләрдә үк төзекләнедерү эшләре алып баруына игътибар итми калмыйлардыр. Күңелдә: “Бу эшләр озакка сузылырмы икән?” дигән сорау да туа. Без әлеге сорауны “Брус” ширкәте филиалы прорабы Юрий ЖАБИНга юлладык:
Ниһаять, чыгарылыш сыйныф укучылары көтеп алган ул бәхетле көн килде. Бу атнада районда 163 егет-кыз өчен мәктәп тормышында соңгы бәйрәм – чыгарылыш кичәләре гөрләде. Ә шәһәр мәктәбен тәмамлаучылар, алтын һәм көмеш медаль ияләре һәм активистлар өчен тантаналы бәйрәм чарасы Җиңү скверында ук башланды.