Әгерҗедәге “Имәнлек” ял итү зонасында тиздән яңа мәдәни комплекс ачылачак. Кече Пургадагы “Ошмес” ширкәте төзүчеләре биредә хәзер соңгы эшләрне башкаралар.
Кибеттә йә базарда яңа уку елына мәктәп яки спорт формасы, букча, уку кирәк-яраклары сайлаганда, баланың күңеленә охшаганын сатып алсаң, аның ничек сөенгәнен күзәткәнегез бардыр. Әйдәгез, мәрхәмәтле җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр, уку елы алдыннан безнең ярдәмгә мохтаж укучыларны бергәләп сөендерик. Татарстанда алтынчы тапкыр “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе игълан ителде.
12 көн дәвамында бөтен планетаның күзе Казанда булды. 12 көн барыбыз да Универсиада рухы белән яшәде. 12 көн Универсиада уты бөтен планетадагы миллионлаган кешенең йөрәген җылытып торды. 12 көн телевизор экраныннан булса да Россия җыелма командасы, бигрәк тә аның составындагы Татарстан спортчылары өчен җан атып утырдык, көнсаен яулаган медальләренә чын күңелдән сөендек.
Әгерҗенең К.Маркс урамының бер өлешендә капиталь төзекләндерү һәм реконструкция эшләре бару сәбәпле, машиналар йөрү вакытлыча туктатылды.
Күптән түгел “Кичке-Таң- дәүләт заказнигына Россиянең Идел-Кама биосфера заповеднигыннан биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов һәм өлкән фәнни хезмәткәр Әнвәр Аюпов килгәннәр иде. Тикшерү-эзләнү эшләре барышында галимнәр багын бер яңалыкка тап булдылар.
ТР Министрлар Кабинетының “Башлангыч гомуми һәм урта белем бирү программалары буенча белем алучыларның киеменә карата таләпләрне билгеләү” карары проекты нигезендә яңа уку елында Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә бердәм мәктәп формасына күчү планлаштырыла.
“Тирсә-транс” филиалында узган комбайннар парадында игенчеләр алдына: “Быелгы урып-җыю гаять катлаулы шартларда узачак. Шуңа карамастан, ашлыкның бөртеге дә югалырга тиеш түгел!” дигән бурыч куелды.
Район башлыгы Валерий Макаровның Әгерҗедәге күпкатлы йортларның өлкән вәкилләре белән чираттагы очрашуында сүз нигездә фатирларга ике контурлы газ казаннары кую турында барды.
Алар бу көнне ничә еллар көттеләр! Ниһаять, боз кузгалды. Хәзер кулларына торак сертификаты алган хуҗаларның фатирлы буласыларына тулы ышанычлары бар. Болай да тузган йортлары Пугачеводагы шартлаулардан соң авария хәленә килгән 55 гаиләгә бу атнада торак сертификатлары тапшырдылар.