ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

1 июнь – Балаларны яклау көнендә район Мәдәният сараенда “Мини-мисс” бәйгесе уздыру матур традициягә әйләнде. Быел бу бәйгедә шәһәребезнең балалар бакчаларына йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы иң нәни 11 кызы катнашты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрдәге оешма-предприятие җитәкчеләрен  авыл хуҗалыгы предприятиеләре буйлап читтән торып сәяхәткә алып чыкты. Ул “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасының дуңгызчылык комплексы, 2600 баш терлеккә исәпләнгән яңа мегаферма тормышы, “Наҗар”, “Сарсак-Омга” ширкәтләренең, авыл эшмәкәрләре Сәхиповлар, Марат Мөхәммәдиев, Рамил Исмәгыйлевның бүгенге эшчәнлеге турында сөйләп, экранда әлеге хуҗалыклар тормышын чагылдырган фотосурәтләр белән таныштырды.

“Без бу мизгелне күптән көттек. Чөнки күпчелек халкын тимерьюлчылар тәшкил иткән микрорайондагы райпо кибетенә әллә кайчан ремонт кирәк иде инде. Ниһаять, җитәкчеләр үтенечебезгә колак салдылар. Бүген менә аны ачу тантанасына шатланып килдек”, – диделәр Тирсә авылының Вокзальная урамында яшәүчеләр.

Быел август аенда Әгерҗе шәһәренең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан район хакимияте шәһәребез дә “Чәчәк атучы Әгерҗе” бәйгесе игълан итә.

Район башлыгы Валерий Макаров  Горький тимер юлы начальнигы Анатолий Лесун белән очрашты. Эшлекле әңгәмә барышында район җитәкчесе Әгерҗенең 75 еллык юбилеена әзерләнүдә тимерьюлчыларның ярдәме кирәклегенә басым ясады. “Шәһәребезне төзекләндерүдә, бәйрәм чараларын үткәрүдә ярдәм булачак”, дип ышандырды тимер юл җитәкчесе Анатолий Федорович.


29
май, 2013 ел
чәршәмбе
Бригадалап сыер саву турында ишеткәнегез юктыр әле. Ә менә “Сарсак-Омга” ширкәтендәге сигез сыер савучы дүрт бригадага берләшеп эшлиләр.
25 майда шәһәр һәм авыл мәктәпләрен тәмамлаучы 164 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. Иртәнге сәгатьләрдә барлык мәктәпләрдә тантаналы линейкалар узды.
Бу көннәрдә “Ак Барс–Әгерҗе” агрофирмасы белгечләре пай җирләре хуҗалары белән аларның кишәрлекләрен тагын биш елга арендага алу турында килешүләр төзү белән мәшгуль. Әлеге эшнең нечкәлекләре турында аңлатма бирүне сорап, агрофирманың баш юрисконсульты Эльза НУРГАЯНОВАга мөрәҗәгать иттек.
Тиздән хәрби хезмәткә чакырылучы Әгерҗе егетләре язгы чакырылышта солдатка китәчәк яшьләр өчен уздырылган республика спартакиадасыннан өченче урын алып кайттылар.
Агымдагы елда районда 13 янгын чыкты. Аларда ике кешенең гомере өзелде. Ә Татарстанда чыккан 1228 янгында 92 кеше һәлак булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International