ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Күләгәш җирлеге халкы гражданнар җыелышына бердәм булып, зал тутырып килгән иде. Җыелыш барышында да кайбер авыллардагы кебек авызларына су кабып, битарафлык күрсәтеп утырмадылар, район җитәкчеләренә борчыган проблемаларын ярып салдылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин әйтмешли, кайбер мәсьәләләр буенча җитәкчелекнең күзен дә ачтылар.

Күләгәштә гражданнар җыелышында халыктан  сөт сатып алу  бәясенең бик түбән булуы турында сүз кузгатмаган булсалар, белмим, бу хәл тагын күпме дәвам иткән булыр иде икән?


25
гыйнвар, 2013 ел
җомга

ТР буенча эчке эшләр министры, генерал-майор Андрей Хохорин приказы белән полиция майоры Ренат ИБРАҺИМОВ РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлек начальнигы итеп билгеләнде.

Кадыбаш һәм Девәтернә авыллары узган гражданнар җыелышларына халык зал тутырып килгән иде. Аларның һәркайсы җыелыштан канәгать булып кайтып киткәндер: җирлек башлыклары Илфат Рамазанов һәм Фәнис Йосыповның 2012 ел нәтиҗәләре буенча әзерләгән чыгышлары бик үтемле булды. Авыл халкы җитәкчеләрдән кызыксындырган сорауларына җаваплар да алды.


23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Безнең районда таксида пассажирлар һәм багаж йөртү эшчәнлеген алып баруга нибары 70 шоферның хокукы бар хәзер. Әмма законсыз төстә йөрүче, рөхсәт кәгазе булмаган “бомбила”лар белән шәһәр тулган. 1 январьдан  автомобильнең кузовы ак яки сары төстә һәм рөхсәт кәгазе булганда гына пассажирлар йөртергә рөхсәт ителә. Әгәр шушы таләп үтәлми икән, таксистларга элек бирелгән рөхсәт кәгазе гамәлдә булып исәпләнми.

Узган елгы көзге чакырылышта безнең районнан 50 егет хәрби хезмәткә китте.

“Соңгы елларда авылыбызның төзекләнүенә, матурлануына сөенеп туялмыйм. Шөкер, “Ак Барс–Әгерҗе” агрофирмасының “Исәнбай” бүлекчәсе, урта мәктәп, амбулатория, кирпеч заводы, янгын сүндерү бүлекчәсе булу авылыбыз халкын эшле итә. Барлык авыл җитәкчеләре дә безнең Фәнил Сираев кебек актив, эзләнүчән, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләсә, авыллар яшәячәк”, – дип фикерләре белән уртаклашты мәгариф ветераны Фәтхия апа Зарипова Исәнбайда узган гражданнар җыелышына килгәндә үк.


21
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

Исәнбайда узган гражданнар җыенында район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та катнашты.


17
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Красный борда гомер кичерүче 95 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны Гыйният ага Москов бик күп сыйфатлары белән Туфан ага Миңнуллин әсәрендәге Әлмәндәр картка охшаган: тормышта күп авырлыклар күргән, сугыш михнәтләрен кичергән аксакал әле хәзер дә кышын кар көри, язын-җәен бакчада эшләргә ярата, көн саен зарядка ясый...

1 январьдан федераль законның алкогольле продукция әйләнешен һәм аны кулланудагы чикләүләрне тәртипкә салу турындагы яңа положение көченә керде. Хәзер кичке 10нан иртәнге 10га кадәр алкогольле продукция исемлегенә кертелгән сыра сату да тыела. Ларек, киоскларда  исә сыраны бөтенләй сатарга ярамый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International