Авыл башлыклары катнашындагы киңәшмәдә халыктан сөт җыю һәм аның сыйфаты турында җитди сөйләшү барышында эшмәкәр Равил Харисов әнә шулай диде.
Узган җомгада Әгерҗедә күптән көткән “Имәнлек” ял итү-сәламәтләндерү зонасын ачу тантанасы булды һәм “Сәламәтлек көне” уздырылды. Шәһәребезнең 19 оешма-учреждение, предприятиеләреннән 400дән артык эшче-хезмәткәр саф һавада төрле спорт ярышларында көч сынаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Кодаш авылы җирлеге халкы быелгы гражданнар җыелышын аеруча көтеп алды. Чөнки җитәкчеләргә сораулары да күп җыелган, тәкъдимнәре дә бар иде.
Быел Татарстанда авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтүче полициянең участок вәкилләре өчен 20 типовой йорт төзеләчәк. Шуларның икесе – Кадыбаш һәм Бима авылларында.
Әгерҗедә актив тормыш алып баручы хезмәт ветераны Любовь Бодрицкая тәкъдиме белән оештырылган скадинавча йөрү секциясендә шөгыльләнүче пенсионерлар турында язып чыккан идек инде. Әлеге язмадан соң спортның бу төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр күпкә арткан. Шушы көннәрдә алар Пенсия фонды идарәсендә түгәрәк өстәл артында беренче уңышлары турында сөйләштеләр.
Иж-Бубый – район үзәгенә иң якын авыл. Шулай булгач, башка авылларга караганда биредә тормыш та яхшырак, халык та баерак яшидер, проблемалары да азрактыр кебек тоела. Ә чынлыкта ничек соң? Гражданнар җыелышында халыкның бер-бер артлы сорау яудыруын күргәч, аларның да проблемалары “баштан ашкан” булуын күрдек.
“Бүгенге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә икътисадчы да, юрист та, төзүче дә, хуҗалык эшләрен алып баручы да булырга туры килә. Шулай да сезнең алдагы иң төп бурыч – нәниләргә тиешле тәрбия бирү. Бүген райондагы 28 балалар бакчалары да бу бурычны уңышлы гына үтәп киләләр”, – дигән сүзләргә аеруча басым ясады район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова балалар бакчалары мөдирләре катнашында узган киңәшмәдә.
“Сезгә бу юлы сөенеп-шатланып килдем. Чөнки 2012 елгы эш күрсәткечләре буенча Әгерҗе райпосы республикада III урынга күтәрелде. Бу – сезнең фидакарь хезмәтегез, осталыгыгыз, эзләнүегез, заман белән бергә атлавыгыз нәтиҗәсе. Шушы югарылыктан түбәнгә төшмәссез дип ышанам”, – диде узган атнада район кулланучылар җәмгыяте уполномоченныйлары белән очрашуга килгән “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов.
“Аларның бик тә җиңәселәре килгән иде һәм булдырдылар да!” – ди зур горурлык белән яшь футболчыларның тренерлары Андрей Бушмелев. Бу 11-12 яшьлек малайлар, “Мини-футболны – мәктәпкә” Бөтенроссия проектында катнашып, Татарстан беренчелегендә чемпион булдылар. Аларны мондый зур ярышта тәүге җиңүләре белән котлыйбыз!