13 январьда Рабигүл-әүвәл ае башланды. Без аны башкача Мәүлид ае дип йөртәбез. Мәүлид сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә “туу” дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шушы айда туган, шушы айда дөньядан үткән.
1958 елда төзелеп, бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән Ямурза башлангыч мәктәбе бинасы “икенче яшьлеген” кичерә бүген: ул Татарстанның мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы нигезендә заманча итеп ремонтланган, ә бер өлеше балалар бакчасы итеп үзгәртелгән. Узган атнада “Гөлчәчәк” балалар бакчасын ачу тантанасы авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнде.
Бай тарихлы һәм мәдәниятле минем туган авылым. Тәбәрлемдә җор күңелле кешеләр яши һәм иҗат итә. Аларның тормыш-көнкүрешләре, яшәешләре сәнгатькә тиң. Моңа мин Яңа елның беренче көнендә мәдәният йортында “Җәмиләнең җенләнүе” дигән комедияне карагач тагын инандым. Фоат Садриев пьесасы буенча куелган спектакль яшәешнең үзәк проблемаларын күтәрә.
Узган елның октябрендә районда республика күләмендәге “Игелекле телефон” хәйрия акциясе старт алган иде. Ялгыз өлкәннәрне “борчулы төймәле” махсус телефоннар белән тәэмин итүгә юнәлтелгән мәрхәмәтлелек акциясенең икенче этабы әле дәвам итә.
“Сагынырсың – мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер” китапларын апа-әбиләр генә түгел, кайбер ир-егетләр дә “егылып” һәм елый-елый укыйлар. “Бу китапларның китапханәгә кайтып кергәне юк. Яшьләр дә, өлкән буын да кулдан кулга йөртеп укый аларны”, – ди Кичкетаң китапханәчесе Әлфинә Төхбәтова.
Ун көнгә сузылган Яңа ел каникуллары да артта калды. 2013 елның беренче эш атнасын башладык. Бу озын ялларда күпләребез рәхәтләнеп ял иткәндә кайбер хезмәткәрләр эш урынында булдылар: безнең тынычлыгыбызны сакладылар, юлларда куркынычсызлыкны тәэмин иттеләр, сәламәтлегебез сагында тордылар, ялыбызны файдалы, кызыклы итү турында кайгырттылар. Әйдәгез, әлеге хезмәтләр җитәкчеләре белән Яңа ел каникулларына йомгак ясыйк.
Хөрмәтле әгерҗелеләр, районыбыз кунаклары!
Яңа елны безнең “Миләүшә” балалар бакчасы коллективы быел аеруча шатланып каршы ала. Мәрхәмәтле җитәкчеләр, депутатыбыз Адил Латыйпов белән Рәис Минагулов булмаса, 35 ел капиталь ремонт күрмәгән бакчабызда кем шундый зур төзекләндерү эшләре башкарган булыр иде икән?! Мең рәхмәт сезгә!