ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе

1 октябрьдән безнең районда да “Игелекле телефон” республика хәйрия акциясе старт алган иде. Акция барышында әйләнә-тирә белән элемтәсе булмаган ялгыз өлкәннәрне “борчулы төймә”ле махсус кәрәзле телефоннар белән тәэмин итү бурычы куелды.

Бу һөнәр ияләренең бәйрәмнәрдә беркайчан да хатыннары, балалары, якыннары, дуслары белән булганнары юк. Чөнки алар һәрвакыт көчәйтелгән режимда  безнең тынычлыгыбызны, җәмәгать иминлеген саклыйлар. Әле ярый, елга бер тапкыр һөнәри бәйрәмнәре көнендә хатыннары, сөйгәннәре,  хезмәттәшләре белән бергә бәйрәм итү мөмкинлеге бар.

Кичкетаң авыл җирлегенә дүрт авыл керә: Кичкетаң, Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга (удмурт авылы), Балтач авыллары. Аларның һәркайсында бәйрәмнәр оешкан төстә уза. Бәйрәмнәр генә түгел, гөмумән төрле очрашулар, юбилярларны котлау һәм башка чаралар еш үткәрелә. Ә менә 4 нче ноябрь халыклар бердәмлеге, 6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы конститутциясе көне уңаеннан шушы авылларның мәктәп укучылары, үзэшчәннәре, сәхнә ветераннары Барҗы-Умга һәм Барҗы-Пельга авылларында бәйрәм концерты күрсәттеләр

12
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров Әгерҗедә  эшли башлаган көннәреннән үк шәһәребез урамнарында чисталык, тәртип булдыруга аеруча җитди игътибар бирә. Һәркөн иртәнге сәгатьләрдә үк һәм кичен ул урамнарның, чүп контейнерлары мәйданчыкларының чисталыгын тикшереп йөри һәм проблемалар булганда  әлеге эшләр өчен җаваплы җитәкчеләргә планеркада күрсәтмәләр бирә. Бу атнада Валерий Владимирович кайбер күпкатлы йортлар подъездларындагы чисталыкны карап чыкты.


7
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Узган атнада район Мәдәният сараена Татарстанның атказанган артисты Габделфәт Сафинның 50 яшьлек юбилей концертын карарга зал тутырып килгән тамашачылар үкенмәгәннәрдер.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, җаваплы постка сайланганнан соң, беренче көннәрдә үк шәһәрне төзекләндерү, халыкка уңайлыклар тудыруны дәвам итү мәсьәләсен чишүне кабыргасы белән куйды.
Притон хуҗасы – рәшәткә артында
Әгерҗенең Маяковский урамындагы 8нче йорттагы бер фатир наркоманнарның иң яраткан җыелу урынына әверелгән иде.
Россия почтасы октябрь аенда “Син – ялгыз түгел” акциясе игълан иткән иде. Ай дәвамында һәркем, Картлар йортларында яшәүчеләргә хатлар язып, открыткалар, күчтәнәчләр җибәреп, ялгыз өлкәннәрне сөендерә ала иде.
“Авылларның киләчәге – гаилә фермалары кулында” дип еш әйтсәк тә, бу эшкә бары бик тырышлар, тәвәккәлләр генә алынуы беркемгә дә сер түгел. Яңа Бәзәкәдә гомер кичерүче Раушан һәм Зәнфирә ХИКМӘТУЛЛИННАР – нәкъ менә шундыйлар. 
“Бу таякларны тотып стадионга йөри башлагач, бик күпләр аптыраган кыяфәттә: “Пычракта чаңгы таягы тотып кая барасың?” – дип сораштырып теңкәгә тиде. Һәрберсенә җентекләп аңлатып тору мөмкин түгел бит. Бер төркем пенсионерларның стадионда скандинавча йөрү, ягъни махсус таякка таянып йөрү белән шөгыльләнүе турында газетага язсагыз, безгә кушылып, сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр тагын да артыр иде”, – дип хәбәр итте безгә Әгерҗедә спортның бу төрен башлап җибәргән тынгысыз йөрәкле, һәр эштә активлыгы белән аерылып торучы Любовь Бодрицкая.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International