ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Узган җомгада РФ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов Әгерҗегә килде. Иң элек ул шәһәр белән танышты. Укытучылар көненә багышланган тантанада мәгариф мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аннан район хакимиятендә халыкны кабул итте.

Быелдан башлап Татарстан авылларына кимендә биш ел эшкә кайтырга теләк белдергән яшь табибларга бер миллион бер йөз мең сум акча бирелә. “Земство табибы” программасына кушылып Әгерҗе районында эшләргә теләк белдергән биш ак халат иясенә шундый бәхет елмайды. Шуларныңч берсе – Тирсә амбулаториясе табиб–офтальмологы Азалия КАСЫЙМОВА.

“Мин үз һөнәрем белән горурланам”... Укытучылар көне уңаеннан район Мәдәният сараенда уздырылган бәйрәм тантанасы гади укытучының шушы сүзләре белән башланып китте. Бәйрәм барышында бу сүзләрнең  хаклыгына кат-кат инанырга мөмкин булды.
Узган якшәмбедә “Локомотив” стадионында футбол буенча ТР чемпионатының үзәк матчы булды.

3
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
“Безнең Россия Чемпионатыннан моның кадәр медаль белән кайтканыбыз юк иде әле. Инде хәзер максатыбыз – армспорт буенча Миләүшә Гыймранова яулаган уңышны узып китү”, – ди балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул сугышы буенча тренеры Алексей Голосеев.

13
август, 2012 ел
дүшәмбе

“Ноябрь аена 840ар баш сыйдырышлы ике сыер абзарын, бозаулату, сөт-сыер саву һәм административ-көнкүреш блокларны берләштерүче корпусны, ике профилактик корпусны төзү эшләре тәмамланырга тиеш”, – ди мегаферманың төзелеш эшләре буенча идарәче урынбасары Фәнис Хәбибуллин.


25
июль, 2012 ел
чәршәмбе

Россия тимер юлларына – 175, Горький тимер юлына 150 ел тулу уңаеннан  Горький магистрале хезмәт күрсәтә торган төбәкләр буенча  юбилей поезды юлга чыга.


4
июль, 2012 ел
чәршәмбе
Яшьлек... Гомернең хыялларга, фантазиягә  бай, энергия ташып торган иң матур чоры ул. Яшьлеген кем генә сагынып искә алмый икән?! Узган атнада район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга Яшьләр көненә багышланган бәйрәмгә егет-кызларның гына түгел, күңелләре белән әле дә яшь калган урта, хәтта өлкәнрәк яшьтәгеләрнең дә килүе очраклы гына түгелдер. Алар бәйрәмдә чыгыш ясаган яшьләргә, аларның осталыкларына, активлыкларына, уңышларына сокланып, үзләренең дә яшь чакларын сагынып искә алганнардыр.
100 елдан артык бай тарихы булган Исәнбай мәктәбе быелгы җәйдә икенче яшьлеген кичерә. Биредә 8 млн 220 мең сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылачак.
1 июльдән Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен Россиянең Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде. Бу якшәмбедән штраф күләмнәре шактый арта. Бу турыда газета укучыларга тулырак мәгълүмат бирүен сорап, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВка мөрәҗәгать иттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International