ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2023 ел
дүшәмбе

Беренче «свидание»без 2015 елның 10 июнендә булды

Җырчы Ришат Төхвәтуллин Алия Карачуринага тәкъдим ясаганнан соң, аларның сәхифәсен карап баручылар әлеге парның мәхәббәт тарихын беләсе килү теләге белән яна. Ришат бу темага артык ачылып сөйләмәсә дә, Алия сторисларында укучыларының соравына җавап биргән, дип яза "Интертат"...

Чарада 100гә якын бала катнашты.

14 март көнне Тирсә урта мәктәбендә укучылар өчен шагыйрь Чыңгыз Мусин исемендәге II төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Бу хакта район Мәгариф идарәсе хәбәр итә...

«Старорожащая дигәч, сискәнеп киттем. Инде 38 яшемне тутырып барам икән, ләбаса».

Чәчкә тиздән икенче тапкыр әни булачагы турында хәбәр иткән иде. Җырчы әлеге серен озак вакытлар чит-ятлардан яшереп килде. Баксаң, яше булу сәбәпле, сабыйны күтәреп бетерә алмам, дип борчылган, күз тиюләрдән дә курыккан икән. Чәчкә бу турыда, ачылып, дусларына сөйләгән, дип яза "Интертат"...

Ярышлар урта һөнәри белем бирү уку йортлары арасында узды

Сарманда урта һөнәри белем бирү уку йортлары арасында узучы спартакиада кысаларында чаңгы буенча зона ярышлары үтте. Анда 14 командадан 70тән артык студент катнашты...

Гала-концерт 7 мартта Менделеев шәһәрендә узды.

Дүшәмбе көн Менделеев шәһәрендә “Созвездие–Йолдызлык“ XXIII республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында Әгерҗенең яшь артистлары да катнаштылар...

Ипи дә салдылар, самавыр да агарттылар.

Бу көнне тамашачылар күпмилләтле Әгерҗе районы халкының талантларга бай булуына һәм аларның әби-бабаларыбыздан килгән традицияләрне яңартып яшәүләренә сокландылар. Ике сәгать дәвам иткән концертта артистларыбыз, чыгыш ясап, онытылып баручы йолаларны күрсәттеләр, борынгы җырларны яңгыраттылар, өздереп биеделәр...

Гала-концерт 15 апрельдә Чаллыда узачак.

Яр Чаллыда «иртәгә йолдызлар»республика программасының сайлап алу турына тыңлау узды. Бу хакта ДШИ укытучысы Аида Дадуш хәбәр итә...

27 төбәктән 800дән артык кеше катнашты.

10-11 мартта Көньяк Урал башкаласы Чиләбе шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында кул сугышы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Алар Россия ФСБ хезмәткәре Дмитрий Минов истәлегенә багышланган...

Агерҗедә тимер юлчыларны бүләкләделәр

2022 елның 4 кварталында «РЖД» ААҖ тармак ярышлары нәтиҗәләре буенча Горький хәрәкәт белән идарә итү дирекциясенең Ижау тимер юл станцияләре эшен оештыру үзәге коллективына һәм Горький инфраструктура дирекциясенең Әгрыз эксплуатация вагон депосы коллективына таныклык һәм акчалата премия тапшырылып, икенче урын бирелде. Бу хакта үзенең Вконтакте битендә Ижау РЖД профсоюзы хәбәр итә...

Хоккей сөючеләрне Татарстан Республикасы беренчелегенә чакыралар

12 мартта Теләче боз аренасында 2009-10 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International