ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. Документ, аерым алганда, «Агростартап» грантын алучылар өчен эш урыннары булдыру таләпләрен йомшартуны күздә тота. Хәзер хуҗалык башлыгы, хәтта ул үзе генә эшләсә дә, 2 млн. сумга кадәр акча алырга мөмкин, ә тагын бер яңа хезмәткәрне җәлеп итсә, 2 млн. сумнан артыграк та ала. Моннан тыш, мөрәҗәгать итүчеләргә салымнар һәм җыемнар буенча бурычның булмавы турындагы таләп бүтән кулланылмаячак, әгәр мондый бурыч суммасы 10 мең сумнан артмаса, бу да алар өчен грантлар алуны җиңеләйтәчәк.

Иске елны озатып Яңа 2021 елны каршы алган бу көннәрдә мәктәбебездә Яңа ел бәйрәмнәре уздырыла.

 

Бима мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Юлия Исаева, 9 сыйныфтан Ангелина Дедюхина (укытучылары – Эмма Ильина) – мари теле һәм әдәбиятыннан, Сарсак-Омга лицееның 10 сыйныф укучысы Олеся Гордеева (Елена Гаврилова) – удмурт теле һәм әдәбиятыннан җиңүчеләр. Лицейның 9 сыйныф укучысы Екатерина Маркитонова – призер. 

 

Әлеге прививканы ясатуның нечкәлекләре хакында район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Адилә НӘФЫЙКОВА сөйли:

 

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина Салагыш һәм Исәнбай авыллары мәгариф ветераннары Лидия Мәҗитова һәм Ринат Борһаниевка “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгеләрен тапшырды.

 

Киләсе елда бердәм дәүләт имтиханнарын 31 майдан 2 июльгә кадәр уздыру планлаштырыла. Шул ук вакытта БДИны алдан тапшырып булмаячак. Бу хакта Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергән. Рус теле һәм математика буенча БДИ 24–28 майда үткәрелә. Тугызынчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) дә вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге каралмый. Югары уку йортларына керергә ниятләмәүчеләргә БДИ урынына рус теле һәм математикадан имтихан тапшырырга кирәк булачак.

 

Яңа ел бәйрәме алдыннан район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең Әгерҗедә Кыш бабайлар парады уздыруы матур традициягә әйләнде. Быел да шәһәр үзәгендәге төп чыршы янында утызга якын Кыш бабай Кар кызларын, әкият геройларыннан Тылсымчыларын, Убырлы карчыкларын, урман җәнлекләрен ияртеп килгәннәр иде. 

 

22 декабрьдә Әгерҗедә «Хәсән» мәчете төзелеше инициаторының тууына 110 ел тулды

Әгерҗедә традицион район башлыгы чыршысы узды


25
декабрь, 2020 ел
җомга

Әгерҗедә яшәүче сугыш ветеранына туксан биш яшь тулды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International