ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Агымдагы елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы алдында конкурентлыкка сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру буенча җитди бурыч тора. Тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы да мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җиткерде.

Татарстан Республикасында 552 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелде, аларның торышы яхшы. Һава шартларының шулай торуы көзге культуралар өчен бик уңай, диде бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Россия төбәкләренә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны амбулатория шартларында дәвалау өчен препаратлар сатып алуга акча бүлеп биреләчәк. Россия Хөкүмәте шундый карар кабул иткән.

 

“Россия пенсионерлар союзы“ иҗтимагый оешмасының 15 еллык юбилее уңаеннан өлкәннәр арасында республика күләмендә шахмат ярышы узды. 

 

“Сәламәтлек“ һәм “Демография“ илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында республика авылларында табиблар мобиль поликлиникаларда халыкны кабул итәләр. Чаллыдагы 5нче хастаханәнең тәҗрибәле ак халатлы шәфкать ияләре быел безнең районда биш зонада хезмәт күрсәтәләр. Табиблар, иң беренчеләрдән булып, Тирсә җирлегендә эшләделәр.

 

17 март көнне “Әгерҗе радиосында” (106,6 FM) "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин белән туры эфирда интервью узачак.

 

14 мартта «Драже» бию ансамбле (җитәкчесе Алена Харисова) Ижауда узган «КАРУСЕЛЬ» Бөтенроссия хореография сәнгате бәйгесендә катнашып яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар, дип хәбәр итә Эльвира Нәбиева.

 

Якшәмбе көнне Әгерҗе шәһәрендә кыш белән хушлашуга багышланган традицион күңел ачулар узды. "Орешник" паркында бәйрәм күңелле һәм дәртле үтте.

 

Яз җитү белән сукбай этләр проблемасы тагын да кискенләшә. Чөнки алар зур-зур өерләр булып йөри башлыйлар. Безнең районда бу проблема белән бәйле хәл ничек? Нинди чаралар күрелә? Алга таба ниләр эшләү планлаштырыла?  Бу язмада күп кенә газета укучыларны борчыган сорауларга җаваплар эзләргә булдык. 

 

13 март көнне "Боз сараенда" 2020-2021 елгы сезонда 2008-2009 һәм 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International