2018 елның 13 сентябрендә Девәтернә авыл җирлеге Девәтернә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын җәлеп итеп "Чиста яр" акциясенә кушылды. Укучылар көче белән буа буенда, Када елгасы буенда 20 кг чамасы чүп-чар җыелды.
Бима Мәдәният йортында дүртенче тапкыр мари музыкасын башкаручылар фестивале узды.
90 яшенә килеп җиткән Рәйсә апа МӨХӘММӘТШИНА күп кенә әгерҗелеләргә район мәгариф бүлеге инспекторы буларак яхшы таныштыр. Моның белән бергә, ул – рәссам Камил Мөхәммәтшинның сөекле әнисе дә.
22 сентябрьдә Барҗы-Умгада Авыл көне уза.
Ял көннәрендә Бима мәктәбенең 16 чаңгычысы Алабугада чаңгыроллерда йөрү һәм йөгерү буенча Татарстан беренчелегенә узган җәйге турнирда катнашты.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов урманчыларга машина ачкычлары тапшырды.
1 октябрьдән “Нур“ мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында татарча өйрәнергә теләүчеләр өчен өч айлык татар теле курслары эшли башлый.
Узган шимбәдә “Орешник“ ял паркында район күләмендә туристик слет узды.
Район күләмендә узган туристик слетта халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре “Җиңүгә омтылыш“ номинациясендә җиңү яуладылар.
1 октябрьдән “Нур“ мәчете каршында эшләүче мәдрәсәдә балалар һәм зурлар өчен дини укулар башлана.