ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Яшьләр көне календарьда 27 июньдә генә булса да, аны Әгерҗедә бераз иртәрәк – якшәмбе уздырдылар. Җәйнең иң матур көннәренең берсендә “Орешник“ ял паркы егет-кызларның гына түгел, күңелләре белән яшь булып калган өлкәннәрнең дә, бала-чагаларның да күңелле тавышларыннан гөжләп торды.

9 сыйныфны тәмамлаганда аерым үрнәктәге аттестат ала ул. Уку алдынгысы, спортта җиңү арты җиңү яулаучы, мәктәп тормышында актив катнашучы Полина САМУТКИНА – Бима мәктәбенең горурлыгы, йөзек кашы.

2018 нче елның 22 нче июнендә Исәнбай авыл җирлеге базасында 18 кешедән торган мәгълүмат-белешмә бирүче группа тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм оештырылды. Безнең авыл җирлегендә яшәүчеләр  дә анда барып, үз сорауларына җавап алдылар.

22 июнь -Хәтер көне. Шул уңайдан Иске Эсләк авыл халкы да  Бөек Ватан сугышында ятып калган, кайтып вафат булган авылдашларын-сугыш ветераннарын искә алды. Авыл имамы белән берлектә   Һәйкәлләр каршында аларның рухларына  дога кылдылар. 1 минут тынлыктан соң  венок салынды.

 

16 июнь көнне Иске Эсләк авылында  татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй узды. Бик күңелле һәм җанлы узды. Күп төрле уен төрләрендә  авыл халкы һәм кайткан кунаклар катнашты. Бүләкләр күләмле һәм  матур  иде. Сабантуй үткәрергә матди яктан ярдәм иткән иганәчеләргә  зур рәхмәтләр җиткерелде. 4 урын көрәш батырына Сарапул шәһәрендә яшәүче Файзуллин Рөстәм Хәмит улы үз фабрикасыннан мини -теплица бүләк итте.


22
июнь, 2018 ел
җомга

Бүген, 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көне. Фашистлар Германиясенең Советлар Союзына бәреп керүенә 77 ел.

Татарстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта

Бүген Исәнбайда һәм Кырындыда бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр

“Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр: сәламәтлек, туган җиреңдә гомер итү һәм сине аңлардай игелекле балаң булу“, – ди Әгерҗедә гомер кичерүче 95 яшьлек Нәкыя әби Нигамова.


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Өченче ел рәттән Әгерҗе районы үзешчәннәре Пермь Сабан туен “кыздыралар“.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International