“Ласка, Королева, Валюта, Барби... Холкына карап, элек яңа сыерларга нинди генә кушаматлар бирми идем. Хәзер яңаларын уйлап табуы да авыр“, – ди “Сарсак-Омга“ ширкәтенең алдынгы сыер савучысы Галина ВАСИЛЬЕВА.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлыйбыз!
Әгерҗенең кул сугышы белән шөгыльләнүче спортчылары ТР Чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар.
6 нчы октябрендә Девәтернә мәдәният йортында Өлкәннәр көненә карата бәйрәм концерты булды.
Иске Эсләк авыл җирлегендә кадәр Өлкәннәр декадасы узды.
“74 яшемә җитеп, мондый матур бәйрәмдә катнашканым, сәхнә түрендә хөрмәтләнгәнем юк иде. Җитәкчеләрнең өлкәннәребезгә карата әйткән җылы сүзләреннән күңел тулды. Һәр чыгышны яратып, сокланып карадым, концерттан яшәүгә дәрт алып кайтам“, – диде район Мәдәният сараена Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган тантанага Кадыбаштан килгән Мөкатдисә апа Батыршина.
Үз күзләрем белән күрмәсәм, йорттагы, бакчадагы, урам яктагы искиткеч чисталык-тәртипне инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче 72 яшьлек Гөлфирә апа ФӘХРЕТДИНОВА булдыруына ышанмас та идем, бәлки. Әмма күргәч, бермәлгә сүзсез калдым...
– Узган атнада күрше Удмуртиянең Ува бистәсендә район газетасының матбугат ветераны Надежда Зыкина язган “Хәтернең кайнар нокталары“ китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Хәрби дусларым чакыруы буенча миңа да әлеге чарада катнашу һәм чыгыш ясау насыйп булды.