ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

16 сентябрьдә районыбызда спорт бәйрәме була. Бу көнне “Орешник“ ял зонасында  “Милләтләр кроссы“ һәм ГТО (“Хезмәткә һәм оборонга әзер“) фестивале уза. 

 

16 сентябрьдә районыбызда спорт бәйрәме була. Бу көнне “Орешник“ ял зонасында  “Милләтләр кроссы“ һәм ГТО (“Хезмәткә һәм оборонга әзер“) фестивале уза. 

 


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

11 сентябрьдә “Халык участок вәкиле“ Бөтенроссия бәйгесе старт алды.

10 сентябрьдә муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә с айлаулар үтте.


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

“Уразай“ бүлекчәсе кырларына утыртылган 400 гектардагы бәрәңге уңышын җыю тулы көченә алып барыла бүген. Биредә өч комбайн бәрәңге чыгартса, биш КамАЗ машинасы икенче икмәкне складка ташый.

Без – кайчандыр “Алга“ колхозы бухгалтериясендә бергә эшләгән хезмәттәшләр инде күптән лаеклы ялда. Ләкин үзебезне коллективтан аерылган дип тоймыйбыз. Чөнки безне берләштереп, оештырып торучы дустыбыз Рима ИСЛАМОВА бар.

Видеокүзәтү системасы – җәмәгать урыннарындагы административ хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмый калуга, оператив хәлнең торышы, җинаятьләрне ачуга йогынты ясаучы мөһим факторларның берсе. Шуңа күрә Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексын төзү һәм үстерү концепциясе расланды.

 

“Өмет“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең актлар залында районыбызның хәрби хәрәкәт ветераннары, Чернобыль атом электр станциясе һәлакәте нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашучылар өчен мөһим очрашу узды.

 

Сыер һәм кәҗәләрне тотуга киткән чыгымнарның бер өлешен кире кайтару максатыннан быел да Татарстан Хөкүмәте шәхси хуҗалыкларга матди ярдәм күрсәтергә планлаштыра.

Республикада балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренең эшчәнлекләре буенча рейтинг төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International