ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы “Иң яхшы йөз авыл мәктәбе“ рейтингын төзеде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш“ республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тарихи объектларны саклауга керткән өлеше өчен “Бубилар мирасы“ оешмасы рәисе Раиф Гәрәевка имзасы куелган “Жизнь замечательных людей“ циклыннан “Минтимер Шәймиев“ китабын бүләк итте.  

 

12 августта, ягъни бу шимбәдә Әгерҗе ипподромында беренче тапкыр узачак “Пчелино“ республика фестивале сюрпризларга бай булачак. Аның үзенчәлекле матур бер бизәге милли ризыгыбыз – чәкчәк. Районыбыздан иң оста 27 чәкчәк ясаучы әлеге фестивальдә катнашырга теләк белдергән. Алар бу көннәрдә төш пешерү, аны төрле формада катыру белән мәшгуль. Милли ризыкны дәрәҗәле жюри алдында матур итеп тәкъдим итәргә дә әзерләнәләр оста ханымнар.

 

–       Июнь башында Мари Илендә солдат бурычымны үтәп кайтканнан соң, чын мәгънәсендә, авыл тормышына чумдым. Иң башта сарайны төзекләндереп, түбәсен яптык. Аннан печән вакыты җитте. Анысына кул көче бик кермәсә дә, хәзер көн саен малларга чалгы белән яшел печән чабып алып кайтам. 1,5 ай саен көтүгә дә чыгарга туры килә. Анысы авыр эш түгел, әмма көтүдә вакыт бик озак уза.

Минзәлә район Мәдәният сарае артистлары  Әгерҗе районының Кадыбаш һәм Исәнбай авылларында бик матур концерт куйдылар.

 


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

11 августта сәгать 9да Әгерҗедә “Автоледи–2017“ традицион бәйгесе уза.

2017 елның 2-3 август көннәрендә Казан  шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды булып узды. Анда Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 811 делегат һәм 207 кунак катнашты.

5 август көне - Әгерҗедә Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көне. Шул уңайдан тантаналы чаралар район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бүләкләү тантаналарыннан башланып китте.

 


4
август, 2017 ел
җомга

Мөселман дөньясындагы ике зур бәйрәмнең берсе булган Корбан бәйрәме быел 1 сентябрьгә туры килә. Әлеге олуг бәйрәмне күп кенә райондашларыбыз изге хаҗ җирләрендә каршы ала.

Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы туберкулезны XXI гасырның глобаль проблемасы дип атады. Туберкулездан дөнья куючылар саны онкология, диабет, ВИЧ-инфекция һәм юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучылардан да күбрәк икән. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International