30 июль – Хәрби-диңгез флоты көне.
28 июльдә 13 сәгатьтә район хакимиятендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге сораулар буенча халыкны кабул итә.
25 июльдә көндезге сәгать 2дән Пенсия фонды идарәсендә ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Елена Полякова халыкны кабул итә.
Моннан ун еллап элек лаеклы ялга чыккач Чаллыдан әнисенең туган авылы Барҗы-Умгага күченеп кайткан Рәфисә КӘШВИЕВА биредә күптәнге хыялын тормышка ашырган. Ул җәй көне бакчасын тутырып 50дән артык төр чәчәк үстерә.
Республиканың барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да рус теленнән минималь баскычны үткән.
“Агро-Кама“ ширкәтенең “Тирсә“ бүлекчәсе кырларында комбайннар парады булды.
ГАЛИУЛЛИНА Резеда Рәшид кызы район электр элемтәсе узелы җитәкчесе итеп билгеләнде.
“Вокзал каршында нәрсә булачак?“ Соңгы вакытларда Әгерҗедә бу сорауны еш ишетергә мөмкин. Шушы көннәрдә әлеге мәйданчыкта булып, бу сорауга җавап эзләдек.
Узган ялларда Красный борда Кама һәм Иж-Бәйки тирәсеннән агучы Иж елгасында дүрт Удмуртия кешесе баткан дип язган идек.
Әгерҗенең Ометов урамындагы баракларны юкка чыгару башлангач, анда эшләүчеләр белән элемтәгә кереп, берәр кызыклы әйбер табылса, безгә хәбәр итүләрен яисә музейга тапшыруларын үтенгән идек.