Салагыш авылында “Картлыгымның яшьлегендә“ ветераннар ансамбленә йөрүче өлкәннәр табигать кочагында милли бәйрәмебез – Сабан туе үткәрде. Аны ансамбль җитәкчесе Лидия Мәҗитова оештырды.
Бүген районда хезмәт яшендәге 774 инвалид исәпләнә. Шуларның 158е генә эш белән тәэмин ителгән.
“Тарихи хәтер“ республика проектын тормышка ашыру кысаларында Әгерҗе районында да “Сугыш елы хатлары. 1941-45нче еллар“ дип аталган акция уза.
Сәхнәдән җыр яңгырый... Жырларындагы моңы да, сәхнәдә үз-үзен бик килешле итеп тотуы да, күзләреннән очкын-нурлар сибелеп, йөзенең балкып торуы да бүгенге бәхетле тормышының чагылышыдыр Миләүшәнең.
Озакка сузылган яңгырлар туктау белән авыл халкы печән әзерләргә кереште. Дөрес, хәзер элеккеге еллардагы кебек чалгы, тырма-сәнәк тотып печән әзерләүчеләр бик сирәк. Әмма, ничек кенә булмасын, авыл халкын сындырып сыный торган чор ул печән өсте.
12 августта Әгерҗедә беренче тапкыр республикакүләм “Пчелино“ бал фестивале уза. Бал бәйрәмендә безнең район умартачылары да катнаша. Алар арасында Азеводан СЕРГЕЕВлар гаиләсе дә бар.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы карары белән 2016-17 елгы спорт сезоны нәтиҗәләре буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Эдуард Михайлов һәм Евгений Яркеев кулы астында шөгыльләнүче бер төркем чаңгычыларга беренче спорт разряды бирелде.
Хәзер халык күпләп җиләк җыярга йөри. Әллә ел яңгырлы булгангамы, быел басуларда елан еш очрый, диләр.
“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең “Тирсә“ бүлекчәсендә узган комбайннар парадында авыл хуҗалыгы белгечләре 1 августтан урып-җыюга старт биреләчәген хәбәр иттеләр. Ә аңа кадәр комбайнчылар алдында бер генә бурыч: кыр корабларын әлеге мөһим һәм җаваплы чорга әзерләү.
Әгерҗедә уза торган ярминкәләрдә күпләр аларның бәрәңгесен яратып ала. Сарсак-Омгада бәрәңге игү белән шөгыльләнүче КУДРЯВЦЕВларның Ижау, Чаллыда да үз сатып алучылары бар. Бәрәңгедән тыш, кәбестә, чөгендер, кишер дә үстереп саталар. Быел яшелчә уңышына ничек нигез салынган?