ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Касай авылында яшәүче ӘХМӘДИЕВлар гаиләсе быел сигез сутый печән җирләренә бакча җиләге (виктория) утыртканнар. Бу көннәрдә шуны җыеп, сату белән мәшгуль алар.


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Күптән түгел билгеләп куелган имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин “Нур“ мәчетендә район имамнары белән беренче җыелышын үткәрде.

Бүген Әгерҗедәге “Локомотив“ стадионында район башлыгы Кубогына футбол ярышлары башлана. Ул быел унтугызынчы тапкыр уза.

Әгерҗедән Оксана Мөфтәхетдинова, Кырындыдан Ләйсән Рамазанова, Татар Шаршадысыннан Мөнзилә Раимова һәм аларның балалары опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Айсылу Баһаутдинова җитәкчелегендә Чаллыга – тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы фестиваленә бардылар.

Зәйдә булган фаҗигагә бәйле рәвештә күп кенә районнарда Сабан туе 8 июльгә күчерелгән иде. Шимбә көн Әгерҗедә узган милли бәйрәм күңелләрдә сагынып сөйләрлек матур кичерешләр калдырды, истәлекле мизгелләре белән күңел түренә кереп калды.
 

Бүген район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев Исәнбайда гомер кичерүче Разия әби ЗАКИРОВАны 90 яшьлек олуг юбилее белән котларга бардылар һәм аңа Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән бәйрәм бүләкләре тапшырдылар.


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!

Быел Әгерҗе Сабан туенда беренче тапкыр баш батыр булып Менделеев районы Камай авылыннан килгән көрәшче калды.

Әгерҗе ипподромында Сабантуе узды. Милли бәйрәмебез белән кунакларны ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Валерий Макаров котладылар. Альберт Галимҗан улы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй котлавын укып җиткерде.

 

Әгерҗе Сабан туе сәхнәсендә Тирсәнең тыл ветераннары Вәсилә апа һәм Вәгыйзь абый Гыймазовларны зурладылар. Аларга тантаналы шартларда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан шул исемдәге медаль тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International