Әгерҗедә быел “Тынычлык эстафетасы“н 32нче тапкыр уздырдылар. Райондашлар беренче тапкыр Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан 1985 елда йөгерү юлларына чыккан булганнар.
"АвтоРетроКлуб ГАЗ-21 “Волга" Татарстан Республикасы автосөючеләр иҗтимагый оешмасы 9 Май бәйрәме алдыннан Казан – Теләче – Әгерҗе маршруты буенча автойөреш оештырды. Кичә ретро автомобильләр Әгерҗегә килделәр. Бүген алар Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантанада катнаштылар.
9 Май – Җиңү көнендә Бөтенроссия “Үлемсез полк“ хәрби-патриотик акциясенә кушылып, Әгерҗедә бер меңгә якын кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан әти-бабалары, туганнарының фотосурәтләрен тотып бәйрәм мәйданына чыкты.
Хәтер исән...Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Әгерҗенең Үзәк мәйданында узган чара нәкъ менә шушы фикер белән үрелеп барды.
8 нче май көнне Шаршады авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган матур гына бәйрәм чаралары булып узды.
6-7 нче май көннәрендә Шаршады авыл җирлеге территориясендә урнашкан һәйкәлләрне яңа матур койма белән уратып алдылар. Бу эшне башкаруда авыл егетләре бик актив катнаштылар.Аларга авыл җирлеге исеменнән бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
6 нчы май көнне Шаршады авылы җирлегендә тыл ветераннарына бүләкләр, Татарстан президентының котлау хаты һәм тыл ветераннарына багышлап бастырылган “Татарстан Республикасы тыл геройлары” дип исемләнгән китап тапшырылды.
Кичкетаңда гомер иткән, хәзерге көндә Крынды авылында кызы тәрбиясендә яшәүче Рәхимә Гыйльметдинова бүген 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Быелгы Бөек Җиңү бәйрәмен районыбызда нибары 19 ветеран каршы алды. Бәйрәм алдыннан аларга “Ничек яшисез, хөрмәтле ветераннарыбыз?“ дип мөрәҗәгать иттек.
Бер төркем районыбыз укучыларының күкрәген ГТОның алтын билгеләре бизәп торачак. Әлеге билгеләргә ия булган укучыларның исемнәрен бүген – “Тынычлык эстафетасы“ узган мизгелләрдә атадылар. Менә алар: