ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

9 Май бәйрәме алдыннан “Өмет“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге өйгә барып ярдәм күрсәтә торган ветераннар өчен социаль хезмәткәрләр арасында “Чиста ишегалды“ хәйрия акциясе игълан итте.

 

Районыбыздагы барлык Мәдәният йортлары өч ай дәвамында «Мәдәни салават күпере» фестиваленә әзерлек белән яшәделәр. Жюри биш зонада 36 коллективның чыгышын «иләктән иләде». Финалга узганнарны Әгерҗе сәхнәсендә янә бер кат энә күзеннән үткәрделәр. Нәтиҗәдә, 16 коллективка гала-концертта чыгыш ясау хокукы бирелде.

 


9
май, 2017 ел
сишәмбе

Район башлыгы Валерий МАКАРОВның Җиңү бәйрәме белән котлавы


7
май, 2017 ел
якшәмбе

Хөрмәтле элемтә тармагы хезмәткәрләре!


5
май, 2017 ел
җомга

9 Май бәйрәме алдыннан республика һәм район җитәкчелегенең хөрмәтле ветераннарыбызга бәйрәм бүләкләре ясаулары – матур традиция.

Район тарихында икенче тапкыр уку алдынгыларын, олимпиада-бәйге җиңүчеләрен, спортчыларны район Мәдәният сараена Талантлар фестиваленә җыеп хөрмәтләделәр.

Бу атнада Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар САФИН килде.

4 май көнне  сәгать 11дә шәһәр мәктәпләрендә укучыларны гадәти булмаган дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады. Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алган көннәрдә район, оешма-предприятие җитәкчеләре укучыларга сугыш турындагы китаплардан өзекләр укыдылар. Ул әсәрләр укучылар күңелендә шуның белән истә калачак: аларда мәктәп яшендәге балаларның сугыш вакытында күргәннәре сурәтләнгән.

“Мәрхәмәтле Татарстан“ изге гамәлләр эстафетасының Бөтендөнья донорлар көне уңаеннан уздырылган “Гомерләрне коткарганда“ акциясенә Әгерҗе районы да кушылды. Ул яшьләр арасында үз теләкләре белән кан бирүне популярлаштыруга багышланды.


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Валерий Макаров район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин белән берлектә басуларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International