ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

2нче мәктәп базасында “Президент спорт уеннары“ның районе этабы бара.


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Бүген  Татарстанның беренче Президенты,  татар халкының олуг шәхесе  Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ  80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

 


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Быел Татарстанда 50-100 хуҗалыклы авылларга 43 модульле кибет төзергә  планлаштыралар. Мондый бәхет безнең районның Пеләмеш һәм Варкләд-Бодья авылларына елмаячак.

Чит-ят күзләрдән сакланырга тырышкандай агачлар арасына яшеренгән бу кечкенә авыл олы юлдан ерак түгел. Аның үзенә генә хас матурлыгы, кунакчыл   халкы бар. Әйдәгез, бергәләп ЕЛЕНОВСКИЙ авылына сәяхәт кылып кайтыйк әле.

Салагышта район башлыгы Валерий Макаров катнашында узган гражданнар җыенында халык үзен борчыган  сорауларны җиткерде. Болар – урамнарның яктыртылуы, су басымының түбән булуы, почта бинасында җылылык булмау һәм башкалар. Валерий Макаров һәр сорауга да чишелеш табылачагын белдерде. Проблемалар белән бергә шушы авыл эшмәкәрләре Мөхәммәдиевлар һәм Ямурзадан Сәхиповларга тирән рәхмәт сүзләре дә җиткерделәр. Әнә, Мөхәммәдиевлар Яңа ел бәйрәмендә лоторея уенына тере бүләк – бозау биргәннәр. Ашлык, печән, салам откан авылдашлары да бик сөенгән. Район башлыгы да аларга олы рәхмәтен белдереп эшләрендә уңышлар теләде.    

 

Әгерҗе район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм  атказанган укытучысы, Рафаил Төхвәтуллин,Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара апа Булатова белән очрашу кичәсе узды.

 

15 январь көнне Үтәгән авылы клубы мөдире  оештыруында  авыл яшьләре арасында чаңгы ярышлары узды. Ярыштан соң Клуб эчендә балалар белән  төрле кызыклы уеннар булды.

“Агрохимсервис“ җәмгыятенең “Наҗар“ ярдәмчел хуҗалыгында терлекләрне кышлату дигән темага семинар-киңәшмә узды.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарына старт бирелде. Аның беренчесе Иске Эсләк авыл җирлегендә узды. Анда район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, оешма-учреҗдение җитәкчеләре  катнаштылар.

Социаль яктан якланган кулланучылар еш сатып ала торган “Сельский”, “Дарницкий” һәм беренче сорт оннан эшләнгән бер кирпеч ипи 650 грамм булырга тиеш. “Сельский”ның бәясе 27 сум 90 тиен, беренче сортлы оннан пешерелгән ак ипинеке 29 сум 80 тиен, “Дарницкий”ныкы 25 сум 90 тиен.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International