ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Икенче ел рәттән балалар бакчаларында эшләүче рус телле тәрбиячеләр “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим“ республика бәйгесенең район этабында сыналдылар.

 

Узган уку елында барлык фән укытучылары да беренче тапкыр бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар, ягъни диагностик тест уздылар. Бу кайбер педагогларда ризасызлык тудырды. 

Әгерҗенең үзәк мәйданына халык традицион көзге ярминкәгә агылды. Биредә 12 сумнан бәрәңге, 10-15 сумнан кәбестә, 250-300 сумнан ит, өч литрын 1000 сумнан бал һәм башка бик күп авыл хезмәтчәннәре җитештергән азык-төлекне алырга була иде. Иртәнге сәгатьләрдә халык аз булса да, бераздан сатучылар янына чиратлар тезелде.

Быел Әгерҗебезнең 370 еллыгын билгеләп үттек. Заманында шәһәребездә иң эре, дәрәҗәле, куәтле предприятиеләрнең берсе булган, йөзләрчә халыкны эшле иткән төзү материаллары заводы, ягъни кирпеч заводының да быел 85 еллык юбилее иде. Ни кызганыч, бу предприятие бүген юк инде. Әмма ул биредә эшләгән эшче-хезмәткәрләрнең күңелендә матур хатирәләр белән һаман да яши.

Узган ел Тирсәдәге “Миләүшә“ һәм Ижаудагы 107нче “Энҗе“ татар балалар бакчасы үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзегәннәр иде. Хәзер бу балалар бакчалары хезмәткәрләре тыгыз элемтәдә эшлиләр, бер-берсенең эш тәҗрибәсен өйрәнәләр.

 

Әгерҗе шәһәрендә халыктан үзара салым җыюда тимерьюлчыларның сүлпән катнашуын күздә тотып, сентябрь башында район башлыгы Валерий Макаров шәһәребездәге тимер юл узелы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырган иде.  Җитәкчеләр бу катгый сөйләшү ахырында Әгерҗе тимерьюлчылары 15 сентябрьгә үзара салымны җыюны төгәлләячәкбез дип сүз бирделәр.

Бу көннәрдә Әгерҗенең янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә ун фатирга янгын турында белдерү җайланмалары урнаштырдылар.

 


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

“Халык контроле“ порталында халык мөрәҗәгатьләрен кабул итүче өстәмә бүлекләр барлыкка килде.


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

“Озын гомерле нәсел без“, – дип сөенә Әгерҗедә гомер кичереп, 90 яшьлек юбилеена килеп җиткән Фәридә апа РАМАЗАНОВА. Аның Әгерҗедәге сеңлесе Флүрә дә 82 яшен тутырган, Уфададагы энесе белән сеңлесе дә ак чәчәкле гомер көзләренә кергәннәр инде.

 

Районыбыздагы шәхси хуҗалыкларда быел, узган елга караганда, мөгезле эре терлекләр саны шактый арткан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International