ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

28-29 октябрьдә Казанда ТРның Аграр яшьләр берләшмәсе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә “Һөнәре буенча иң яхшы“ бәйгесе уздыра.


16
октябрь, 2016 ел
якшәмбе

Тирсәнең “Миләүшә“ балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шартларында телләрне өйрәнү“ дигән темага төбәкара семинар узды. Анда районыбызның һәр балалар бакчасыннан тел белгечләре һәм Ижауның 107нче “Энҗе“ татар балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты.

Бу көннәрдә Девәтернәдә урамда да, өйләрдә дә, кибеткә чыксаң да бик күпләр авылдашлары  Фәнис Арсланов төшергән фильм турында сөйләшәләр, фикер алышалар.

 

17 октябрьдә 12-14 сәгатьләрдә район суд приставлары бүлегендә ТР буенча суд приставлары хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей МИХАЙЛОВ халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 21746.  

 

  Юл төзүчеләр турында язма әзерләү өчен, гадәттә, алар эшли торган юл участогына бара идек. Ә бу юлы “Брус“ ширкәтенең Шаршады күпере тирәсендә урнашкан базасына юл тоттык.  

Сезнең күңелегездә Әгерҗедә халык телендәге БАМ, Иж елгасы аркылы салынган һәм райондагы күпсанлы башка күперләрне кемнәр тәртиптә тота икән дигән сорау туганы бармы? Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан без әнә шул күперләрне төзекләндереп, чистартып, буяп, тәртиптә тотучы “Татарстан күперләре“ җәмгыятенең Әгерҗе районындагы бригадасы белән танышырга, аларның эшләре белән кызыксынырга булдык.

 

Кечкенә генә Иске Кызыльярда калыккан алтын йолдыз ул – Йолдыз ага ХӘЛИУЛЛИН. Мәскәүдә яшәүче күренекле якташыбыз, Евразия халыкара академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, дипломат Йолдыз әфәнде алтын көзгә кергән көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


15
октябрь, 2016 ел
шимбә

“ТАТМЕДИА“ медиахолдингы “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр“ акциясе башлап җибәргән иде. Язылуны почта бүлекчәләре аша гына түгел, дәүләт хезмәтләре порталы һәм “Россия почтасы“ сайты аркылы да башкарырга була.

 


14
октябрь, 2016 ел
җомга

Әгерҗе мөгаллимнәре, әнә шулай, матур, ыспай киенеп район Мәдәният сараена, гадәттә, август киңәшмәсенә җыелалар иде.  Ә бүген алар бирегә нигә ашыга, нәрсә була?

 


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узучы эшләүче яшьләрнең “Наше время–Безнең заман“ иҗат телефестивале елдан-ел киңрәк колач ала. Әгерҗелеләр исә һәр елны суперфиналга узып сөендерәләр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International