Көчек авылы кызы Миләүшә Гыймранова һәм Кадыбаштан Гөлшат Дөлкәрнәева бүген иртән Болгариядән кул көрәше буенча Дөнья чемпионатыннан кайттылар.
Октябрьнең беренче ункөнлеге илебездә “Өлкәннәр декадасы “ буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан Кадыбаш мәдәният йортында “Баланың баласы балдан татлы “ дигән әбиләр һәм оныклар арасында бәйге узды.
Бүген Мордывыйда яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Мансур ага Хисмәтуллинга 90 яшь тулды. Юбилярны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров котладылар.
«Сюмбелә» балалар бакчасында бик күңелле итеп өлкәннәр көне уздырылды.
РФ Спорт, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары карары белән районыбызның 397 укучысы “Хезмәткә һәм оборонга әзер!“ алтын, көмеш, бронза медальләренә лаек булдылар.
Бүген, 12 октябрьдә, 13.00 сәгатьтә район Мәдәният сараенда һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан укытучылар концерт куя.
Узган атнада районыбызның бер төркем укытучылары Казанда “Пирамида“ күңел ачу үзәгендә Укытучылар көненә багышланган тантанада катнаштылар.
GONGTV спорт һәм музыка каналы “Йолдызлы алачык” тапшыруында атна саен яңа кунаклар гына кабул итеп калмыйча, караучыларга яңа студияне дә тәкъдим итәргә булды. Яңартылган “Йолдызлы алачык”ның беренче кунагы – искиткеч сәләтле җырчы, Миңгол Галиев шәкерте, “Манзара” музыкаль премиясе лауреаты Динар Шәймәрданов.
Соңгы вакытларда телевизор-радиодан да, газета-интернеттан да Россия төбәкләрендә дуңгызларда африка чумасы баш калкытуы турында чаң сугалар.
Татарстанда кабул ителгән бәйрәм һәм ял көннәре турындагы яңа канун нигезендә Ураза, Корбан, 30 август – Республика, 6 ноябрь ТР Конституциясе көннәре шимбә-якшәмбегә туры килсә, ял алдагы көнгә күчерелми.