1 октябрьдән Әгерҗе районы авылларында шәхси хуҗалыклардан сөтнең литрын 17 сум белән җыя башладылар.
29 октябрьдә ТР буенча 9нчы районара салым хезмәте инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен Ачык ишекләр көне уздыра.
Сарсак-Омгадан Валерий–Анна Гавриловлар балалары Богдан, Алина һәм туганнары Ярослав белән гаиләсе Казанда Курчак театрында узган “Әкияттә дуслыкка ышаныч һәм тынычлык яши“ республика бәйге-фестивалендә катнаштылар.
Спорт белән дус педагоглар узган атнада Саба районында мәгариф хезмәткәрләренең республика спартакиадасында катнаштылар.
“Бу атнаның ял көннәрендә Әгерҗе базарына бозау алырга барырга җыенган идек. Тик улыбыз: “Базардан бозау алырга уйламагыз да! Анда – карантин, хәтта кизү куелган!“ – диде катгый итеп. Бу дөресме? Кече Пурга һәм Әгерҗе районнары арасында нинди пост тора?“
Тирсә Мәдәният йорты, бер еллык тәнәфестән соң, узган шимбәдә үз ишекләрен ачты. Ә клуб ябылып торуның җитди сәбәбе бар иде. Президент программасы буенча биредә 8 миллион 600 мең сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылды.
Туган авылым Уразайга кайткан саен мәчетебезнең газ белән җылытылмавына эчем пошып китә идем. Ниһаять, уртак тырышылыгыбыз нәтиҗәсендә салкын көзләргә кергәндә безнең мәчеткә дә газ килүенә сөенеп йөргән көннәрем әле.
Актаныш төбәгеннән чыккан танылган журналист Әлфия Самат соңгы елларда Татарстан районнарында язмышын авыл белән бәйләп, авыр, әмма ил табынын баету өчен бик тә кирәкле хезмәтеннән тәм табып эшләүче алдынгылар, гаилә фермалары, гомерләрен авылга багышлаган җитәкчеләр турында шактый саллы, затлы китаплар нәшер итә.
ЛПХ кредитын алучыларга якын арада субсидия алуга кагылышлы Килешү төзергә кирәк. Югыйсә, 2016 елда субсиядия бирелмәве дә бар. Бланкларны район авылы хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алырга була. Белешмәләр өчен телефон – 22404.
Һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбедә 14-18 сәгатьләрдә Заводская урамындагы Л.Айтуганов исемендәге клубта үзәк китапханә пункты эшли.