Әгерҗе районында урман утырту көнендә 1860 агач утыртылды, шуның 100е – шәһәрдә, 760ы – авылларда
Өлкәннәр декадасында район башлыгы Валерий Макаровның гомер көзләренә кереп баручы апа-абыйларны, әби-бабайларны район мәдәният сараена кунакка дәшүе матур традициягә әверелде. Өлкәннәребез бу көнне зарыгып көтеп алалар. Быел да көзге яңгыр пыскаклап торса да алар зал тутырып килделәр.
Дуртенче октябрь көнне Тәбәрле мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган кичә узды.
3 октябрьдә, 4 октябрьдә Иске Эсләк авыл җирлеге Үтәгән һәм Иске Эсләк авылларында "Китмим әле яшьлегемнән "дип исемләнгән кичә узды. Чәй өстәле артында өлкән абый апалар бик эчтәлекле сәхнә хезмәте-спектакль, концерт карап, яшьлек истәлекләрен искә төшереп, ял кичәсеннән канәгать булып таралыштылар.
Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогика хезмәте ветераннары!
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәм белән тәбрикләп, озын гомер, ныклы сәламәтлек, мул һәм тыныч тормышта балаларыгызның, әйләнә-тирәдәгеләрнең ярдәмен, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибар-хөрмәтен тоеп, олыгайган көннәрегездә шатлык-куанычлар белән яшәргә язсын.
Исәнбай мәдәният йортында “ Өмет” ансамбле Өлкәннәр көненә багышланган “ Яшик әле бу җирдә” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады.
1 нче октябрь көнне Кадыбаш авылы мәдәният йортында өлкәннәрне хөрмәтләү мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлестә мәдәният йортыннан, китапханәдән, авыл җирлегеннән лаеклы ялга чыккан пенсионерлар катнашты.
Бүген, 3 октябрьдә, 10-11 сәгатьләрдә мәшгульлек үзәге филиалында пенсиягә чыгарга җыенучылар һәм пенсия яшендәгеләр өчен вакансияләр ярминкәсе була.
2 октябрьдә мөселманнарның ай календаре буенча Яңа ел башы. Бу көнне 1438нче мөселман елы башлана.