Быел районда барлыгы 5124 кеше, шуларның 2394е – авылларда, 2730ы – шәһәрдә диспансеризация узарга тиеш.
Район тарихы музее 7 августта Алабугада узачак Спас ярминкәсенә, 13 августта Болгарга сәяхәт оештыра.
Татарстан төрле милләт халыклары арасында олы дуслык, үзара аңлашу буенча һәрчак үрнәк күрсәтә. Милләтара һәм динара тынычлык, төрле милләт халыклары мәдәниятенә, йолаларына һәм диненә хөрмәт республикабызның заман белән бергә үсешенең нигезе булып тора. Әгерҗе районында да кырыкка якын милләт халкы дус һәм бердәм булып яши.
Кулларына тулышкан башаклар тотып, сап-сары төскә күмелгән иген басуын иңләп гөрләшә-гөрләшә комбайнга таба атлаучы ике кызга бу мизгелләрдә күпме комбайнчылар сокланып карап каладыр.
Бу көннәрдә Казанның “ТатКоммунэнерго” җәмгыяте эшчеләре яңа су скважинасы бораулау нәтиҗәсендә су үткәрү линиясенең аерым участокларын реконструкцияләү белән мәшгуль. Бу эш халыкны чиста су белән тәэмин итү максатында республиканың “Чиста су” программасын тормышка ашыру кысаларында алып барыла.
Бу атнада Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкил Гүзәл УДАЧИНА белән Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр ГАРИФУЛЛИНа Әгерҗе районына эшлекле сәфәр кылдылар.
Россиядә барлыгы дүрт меңннән артык татар авылы бар. Аларда ике миллионнан артык халык яши. Бөтендөнья татар конгрессы Рәсәй буенча сибелгән татарларны барлау, берләштерү, алар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен зур эшләр башкара. Әле шушы араларда гына Татар-авылы.рф сайты да барлыкка килде.
Ел саен август аенда Алабуга шәһәрендә уза торган Спас ярминкәсендә кайберләрегезнең катнашканы да бардыр. Гаҗәеп матур бәйрәм ул. Быел Спас ярминкәсе 5-7 августта узачак.
“Узган атнадан бирле Әгерҗе икмәк-азык комбинаты пешерә торган ипинең тиз бозылуына исебез китә. Тышы әйбәт күренсә дә, эче бик тиз ләчтәгә әйләнә. Ни сәбәпле шулай икән, аңлатып языгыз әле“, дип шалтыратучылардан редакция телефоны тынып тормый бу арада.
Әгерҗе шәһәре, Ометов урамы, 3. Нинди адрес бу дисезме? Биредә әгерҗелеләр инде күптән хыялланган ике бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексы булачак.