ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Быелның алты аенда Әгерҗе районында 17,4 мең дикалитр алкогольле эчемлек сатылган. Нәкъ узган елның шул чорындагы кебек. Бу – җан башына 4,8 литр туры килә дигән сүз. 

Әлеге парад бик тиздән “Яшьлек” паркында уазчак. Әлегә анда катнашу өчен заявкалар җыю бара. Аларны dooz93@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 89061160232.

 

Бу атнада твоя-Россия.рф сайтында яңа чыгарылачак 200 һәм 2000 сумлык банкнотларга символ сайлау өчен тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнә.

Районда урып-җыю эше кызганнан-кыза бара.


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз.

Тиздән “Яшьлек“ паркында видеокамералар урнаштырылачак. Авыллардагы дружиначылар активрак эшли башладылар... Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге эшчәнлегенең бу елның беренче яртыеллыгына багышланган киңәшмәсендә әлеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

“Соңгы вакытта Ана капиталы инвалид баланың сәламәтлеген ныгыту өчен дә бирелә дип ишеттек.  Шул турыда аңлатып языгыз әле“, – дип редакциягә хат юллаган газета укучыбыз соравына Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия БАКАСОВА җавап бирә.


22
июль, 2016 ел
җомга

Сәүдә өлкәсендә 40 еллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен район кулланучылар җәмгыятенең Әгерҗедәге 20нче кибете өлкән сатучысы Зәйтүнә Рәхимҗан кызы НУРИМАНОВАга “Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре“ дигән Мактаулы исеме бирелде.

6 августта Әгерҗедә тимерьюлчыларның һөнәри бәйрәме һәм Шәһәр көне үткәрелә. 

Озак еллар финанс-бюджет бүлегендә җаваплы вазифалар башкарып олы хөрмәт яулаган, шушы көннәрдә тагын бер күркәм юбилеена килеп җиткән Дамира ханым ИОНОВА белән аның балачагы үткән туган нигезендә очраштык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International