ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Җиң сызганып печән әзерли авыл халкы бу көннәрдә. Кышлык запас әзерләп куяр өчен менә дигән вакыт. Бабайлар әйтмешли, “печән зәһәр быел“. 2010 елгы корылыкта сыналганнан соң, авыл кешесе дә һәрнәрсәне үзвакытында эшләп калырга ашыга.

 

“Туксан яшемне бик тә үз аякларымда йөреп, юбилеем белән котларга килгән кунакларны үземнең сыйлыйсым килгән иде. Күз тигезделәр бугай“, - дип каршы алды олы юбилее белән тәбрикләргә килүчеләрне Наилә апа ХӘНҖӘРОВА.

Безнең татар кайларга гына сибелмәгән?! Башка төбәкләрдә яшәүче татар ир-егетләренең, бигрәк тә чыгышлары безнең яклардан булса, уңышларына ничек сөенмисең инде?!

Район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсендә мөселманнар өчен ифтар ашы уздырды. Бүген кардәшләребез Кырындының яңартылган мәчетенә җыела. Сүз уңаеннан: әлеге авыл халкы, читтә яшәүче авылдашларының матди ярдәме белән Кырынды мәчетенә янкорма төзелде быел.

Удмуртиянең Кече Пурга районындагы бер ял базасында фаҗига булды.


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

1 июльдән Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә тарифлар артачак. Узган ел белән чагыштырганда, индексация дәрәҗәсе ике тапкырга кимрәк, тарифлар да 3,5 процентка гына артачак.


24
июнь, 2016 ел
җомга

Иртәгә, 25 июньдә, Ижауның “Чекерил“ спорт комплексында милли бәйрәмебез – Сабантуй гөрләячәк.

Татарстанда эшмәкәрлек серләренә өйрәтүче  “Бизнес класс“ дип аталган өр-яңа программа старт алды. Әлег күптән түгел генә эшли башлавына карамастан, утыздан артык райондашыбыз әлеге программа буенча белем алырга теләк белдерде инде.

Быел тугыз укучы Тирсә мәктәбе, яраткан укытучылары белән саубуллаша.  Шул тугыз бөртекнең берсе – безнең Яңавыл кызы Айзилә СӨЛӘЙМАНОВА.

 

Быел унберенчедә укыган Кадыбаш мәктәбенең йөзек кашы Илсур ШӘЙХЕТДИНОВ өчен уку елы дәвамында тәнәфесләр булмады... Ул баш-аягы белән укуга чумды. Кирәк булганда әллә каян эзләп мәшәкатьләнәсе дә булмады үзен. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International