ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2016 ел
җомга

Бу җәйдә Тирсә, Кичкетаң, Сарсак-Омга, Салагыш, Көчек, Бима, Исәнбай, Кадрәк мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагерьлары эшли. Аларда 100 бала 18 көн хезмәт белән шөгыльләнә һәм ял итә.

Бүген Әгерҗе районы авыл мәктәпләрен тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларына район Мәдәният сараенда тантаналы шартларда аттестатлар тапшырылды.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Быелның 5 июле Татарстанда ял көне дип игълан ителде.

Балаларның иң күңелле, бер мәшәкатьсез чаклары. Җәйге каникулны кемдер әби-бабасы янында авылда уздыра, кемдер әти-әнисе белән диңгез буенда ял итә, ә бик күпләр лагерьларда сәламәтлеген ныгыта.

Әгерҗе районында да егермедән артык партия программасы уңышлы тормышка ашырыла.  Аларның күбесе – авылларда. ФАПлар, клублар, ветеринария пунктлары төзелә, мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, авыл җирлекләре Советлары биналары ремонтлана, юллар төзекләндерелә. 

Район территориаль сайлау комиссиясе карары белән түбәндәге авыл җирлекләрендә депутатларны өстәмә сайлау үткәрелә.

Хөрмәтле Валерий Владимирович!

Татарстан халыклары Ассамблеясы исеменнән Сезгә һәм коллективыгызга “Семык“ республика мари культурасы бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырганыгыз һәм үткәргәнегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. 

Кичә “Казан-арена“ стадионында республикакүләм ифтар ашы узды. Анда ун мең кеше чакырылган иде.

 

Илмир, бик тә әтиеңә охшарга тырышасың. Нинди соң ул синең әтиең?

– Наил бабам бик яшьли вафат булгач, әтием Адил Эльза әбиемнең төп терәге булып калган. Шуңа аның кулыннан килмәгән эше юк. Бер эштән дә курыкмый. Максат куя икән, шуңа ирешми туктамый. Туганнар өчен үлеп тора. Эше тынгысыз булса да гаиләдә әниемә дә, безгә дә вакыт таба. Мине дә вәгазь укып түгел, үз үрнәгендә, эш белән тәрбияләде. Шуның өчен әтием – минем өчен идеал.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International