ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Бик күпләрдә иҗат уты дөрләткән җырлы-моңлы Салагыш җире районыбыз каләм осталарын, әле иҗат дигән диңгездә яңа гына йөзә башлаган укучыларыбызны XV “Көмеш каләм“ фестиваленә җыйды.

 

Республикабызда 95 ел нәшер ителүче “Татарстан“ журналының 2016 елдагы беренче санында Әгерҗе районы һәм аның кешеләренә багышланган махсус сәхифә дөнья күрде. 

“Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү“ республика бәйгесенә йомгак ясалды. Төньяк-Көнчыгыш зонада “Авыл җирлекләрендә үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү“ номинациясендә Девәтернә авыл җирлеге өченче урынга лаек булды. Котлыйбыз! 

 

Кичә 4нче мәктәп базасында “Берег“ дип аталган психологик үзәк ачылды.

 

КИЧКЕТАҢ авыл җирлегендә 2015 елда 23 кеше вафат булган, 3 бала туган.  Ә 2014 елда нибары бер нәни дөньяга килгән. Бик тә борчуга сала торган саннар бу.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Әгерҗелеләр бик тиздән “Авангард“ кинотеатрының заманча залында яңа фильмнарның премьераларын чыккан көнендә үк карый алачаклар. Шунысы аеруча кызыклы, яңа фильмнарны 3D форматында махсус күзлек киеп карау мөмкинлеге дә булачак. 

Спорт сөюче укытучылар өчен 30-40 тапкыр отжимание ясау берни түгел. 30 градус ачы салкында җилгә каршы чаңгыда җилдерү дә чүп кенә икән. Әнә, зал уртасында ике гүзәл ханымның аркан тартышканын күрегез тагын... Егылсалар да сикереп торалар, икенче көнгә тәннәре авыртачагын да уйлап тормыйлар. Максат бер: көндәшне җиңәргә!

 

Кырындының иң өлкән кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны Мөнәвәрә апа ЯХИНА бүген 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

 

Иж-Бубый мәчете имам-хатибы Котдус хәзрәт СӘЛӘХИЕВны башка мәхәлләләргә, Әгерҗе, Ижауга дини мәҗлесләргә дә еш чакыралар. “Аның вәгазьләрен тыңлаган саен тыңлыйсы килә“, диләр кардәшләребез олы хөрмәт белән.

 


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Кырынды авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында авыл җирлегендә 2015 елда эшләнгәннәргә йомгак ясалды һәм 2016 елга планнар билгеләнде.  Халыкны борчыган проблемалар да уртага салып сөйләшенде. Әлеге проблемаларның берсе – кырындылыларның юл буенда сәүдә итүләренә кагылышлы.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International