ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Салагыш җирлегендә яшь каләм осталарының унбишенче “Көмеш каләм“ фестивале узды.

Бу атнада районның яшьләр берләшмәләре һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясап, 2016 елга бурычлар билгеләдер.

 

6 февральдә Әгерҗе хастаханәсендә (Әгерҗе, Энергетиклар урамы, 2нче йорт)  Ачык ишекләр көне  уза. Әлеге чарага Әгерҗе районының чыгарылыш сыйныф укучылары чакырыла.  


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел республикабызда аерылышу процессын катлауландырырга дигән тәкъдим белән чыкты. Ягъни аерылышу турында гариза язганнан соң уйланырга бирелә торган вакытны бер айдан өч айга кадәр озайтырга дигән фикер яңгырады.

2016-17 уку елында шәһәрдә – 350, авылларда 130 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керер дип көтелә. 1 февральдән шәһәр мәктәпләрендә балалары мәктәпкә баручы ата-аналардан гаризалар кабул итә башлыйлар.

 

Бүген 4нче мәктәптә район укытучыларының III Кышкы спартакидасы узды.  

Узган ел районда 410 сабый дөньяга килгән: 201 малай, 209 кыз.

Татарстан һәм Башкортстан халкы әйтеп бетергесез зур югалту кичерә. Әле күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган җырчы Вәсилә Фәттахова арабыздан китте...

Чаллыда “Мини-футбол – мәктәпкә“ Бөтенроссия проектының республика ярышыннан 2нче мәктәпнең кызлар футбол командасы җиңү белән кайтты.

 


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Соңгы елларда гына да Красный борда республика программалары буенча төзекләндерү эшләре башкару өчен федераль һәм Татарстан казнасыннан 32 миллион сумнан артык акча бирелде. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International