ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2015 ел
җомга

Бүген район Мәдәният сараенда районыбызның каләм осталарына Таҗи Гыйззәт премиясен тапшыру тантанасы булды.

Татарстандагы авыл җирлекләрендә эшләүче иң яхшы мәдәният учреждениеләрен һәм хезмәткәрләрен билгеләүгә багышланган республика бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында безнең район вәкилләре дә бар.

Ноябрь башындаТатарстан халкын өстәмә ике ял көне көтә.

1-31 октябрьдә Россиядә халык санын алу бара. Әмма бу юлы барыбызны да санамыйлар. Быелгысы кече сан алу (микроперепись) дип атала. “Әгерҗе районында бу мөһим кампанияне 14 октябрьгә уңышлы төгәлләдек“, – ди район статистика бүлеге җитәкчесе Әлфия Тимкина.


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген  Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Советы депутатлары шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар.

Нәкъ менә аның кебек иҗатлары һәм тормышлары тиз ялтырап, тиз сүнгәннәр турында атылган йолдыздай, диләр. Гөрләп яшәр, иҗат итәр чагында 29 яшендә арабыздан киткән якташыбыз – Нарат авылының жырчы шагыйре Ләбиб АЙТУГАНОВны белгәннәр дә «аның әле иҗатта чәчәк аткан чоры гына иде», диләр. Арабыздан киткәненә дистәләгән еллар узса да, аның “Юллар, юллар“, “Ышанам“, “Һаман истә“ җырлары бүген дә популярлыгын югалтмый.

2016 елда Россиядә пенсияләр ике тапкыр артачак.

Коры салкын көннәр, кар белән бергә бик тиздән грипп та ишек шакыр. Татарстанда гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды. Әгерҗе районында балаларга бу мөһим чараны үткәрү төгәлләнеп килә. Хәзер исә өлкәннәр өчен дә гриппка каршы вакциналар кайтты.


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

2нче мәктәптә укыган, Әгерҗе “Спутник“ командасында иң оста уенчыларның берсе булган Вадим Веселков 15 яшендә вафат.

Район башлыгы Валерий Макаров, һәр иртәне уздыра торган планеркаларны проблемалар күп җыелган урыннарга чыгып, халык белән бергә үткәрүне гадәткә кертте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International