30 апрельдә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда авыл хезмәтчәннәре җитештергән продукцияне сату буенча “Җиңүегез өчен рәхмәт!“ дип аталган ярминкә оештырыла.
2 майда укучылар һәм яшьләр арасында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган велоузыш була.
Татарстанда, шул исәптән Әгерҗе районында да, янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда чүп-чар һәм корыган үләнне яндыру катгый тыела. Моны хәтта үз ишегалдыңда башкарырга да ярамый. Кагыйдә бозучыларны шактый зур күләмдә штрафлар көтә.
“Президент белән бергә“ республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары катнашында Татарстанда “Изге эшләр эстафетасы“ акциясе старт алган иде. Бу көннәрдә әгерҗелеләр дә, бу акциягә кушылып, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган программаларны яклауларын, аларны тормышка ашыруда актив катнашуларын күрсәтәләр.
4 майда кичке сәгать 8дә Әгерҗе станциясенә Җиңү поезды килә.
“Май башында сөтнең бәясе тагын төшә, диләр. Болай да литрын 15 сум белән генә тапшыра идек бит инде. Бөтен нәрсәгә бәя күтәрелгәндә сөтнеке төшүен һич тә аңлый алмыйм“, – диде редакциягә шалтыратып бер газета укучыбыз.
Девәтернә һәм Иж-Бубый авыл җирлекләре, эшчәнлекләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән җирлекләргә грантлар бирү буенча республикада оештырылган конкурста җиңеп, берәр миллион сумга ия булдылар.